Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Авыл стажы өчен өстәмә акча сорап үзеңә мөрәҗәгать итәргә була 

Картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән өстәмә түләүне 1,5 меңнән артык райондашыбыз ала. 

Искә төшерәбез, 2019 елның 1 январеннан Пенсия фондындагы мәгълүматлар кенәгәсе нигезендә кабат исәпләү үткәрелгән иде. Ул вакытта гариза язу кирәкмәде. Бүген гражданнар кабат исәпләү ясауны сорап теләсә кайсы вакытта Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Үзләре белән кирәкле документларын алулары шарт.
Әгәр пенсионер кабат исәпләүне сорап 2019 елның 31 декабренә кадәр килсә, өстәмә акча 2019 елның 1 январеннан түләнәчәк, ягъни үткән айлар өчен дә биреләчәк. 2019 елның 31 декабреннан соң мөрәҗәгать иткәндә акча гариза кергәннән соң икенче айдан башлап түләнәчәк. 
Искә төшерәбез, авыл хуҗалыгында 30 елдан ким булмаган стажлы, бүгенге көндә авылда яшәүче, эшләмәүче пенсионерлар 2019 елдан билгеләнгән иминият пенсиясенең дүрттән бер өлеше күләмендә өстәмә акча башладылар. Бу картлык буенча пенсия алучыларга аена 1,3 мең сум, өченче төркем инвалидларга 667 сум дигән сүз. 
Ташламадан шәһәрдә эшләп, бүген авылга яшәргә күчкән гражданнар файдалана алмый. Шулай ук бу программа авылда 30 ел эшләп, бүген шәһәргә күчүчеләргә дә кагылмый. Ә инде кире авылга кайтасың икән, өстәмә акчага хокукны да кайтарасың. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X