Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Электрон хезмәт кенәгәсе кертелә

2020 елдан электрон хезмәт кенәгәсе гамәлгә кертелә. Шәхси лицевой счет хәзер «Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат» дигән яңа бүлекчә белән тулыландырыла.

Документның цифрлы яңа форматы кәгазь аналогларны алып бару, саклау кебек мәшәкатьләрдән коткарачак, документлар әйләнеше буенча эшне киметәчәк һәм тизләтәчәк, документны югалту куркынычын бетерәчәк. 
Гражданнар кәгазь вариантта калыргамы яисә электрон документка күчәргәме икәнен үзләре сайлый ала, ә 2021 елдан беренче мәртәбә эшкә урнашучылар өчен бу системага керү мәҗбүри. 
Хезмәткәрләр үз хезмәт эшчәнлекләре турында белешмәне Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органыннан, күпфункцияле үзәкләрдән, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан һәм Пенсия фондының рәсми сайтыннан сората ала. 
Эш бирүче һәр айның 15енә кадәр Пенсия фондына хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны тапшырып барырга тиеш. 2021 елның январеннан исә эшкә кабул итү һәм эштән китү турындагы мәгълүматларны бу турыда приказ чыгарылганнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә бурычлы.
Мәгълүмат югалыр яки үзгәрешләр кертелер дип куркырга кирәкми. Лицевой счетлар махсус системада саклана, аларның югалу куркынычы юк. Пенсия фонды системасында мәгълүматларны тиешенчә саклау өчен барлык шартлар тудырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев