Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Ана капиталы – гаилә иминлеге өчен

Ана (гаилә) капиталы 2007 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туган яисә уллыкка (кызлыкка) бала алган очракта һәм бары бер мәртәбә генә бирелә. 

Ана капиталы акчаларын түбәндәге максатларга юнәлтергә мөмкин:
– гаиләнең торак шартларын яхшырту өчен: ипотека, торак кредитын түләүгә, торак төзү һәм реконструкцияләү чыгымнарын каплауга, торак сатып алуга һ.б.;
– балаларны укыту өчен: мәктәпкәчә, урта һәм югары белем алуга түләүгә, тулай торак өчен түләүгә, балалар бакчасына түләүгә һ. б.;
– түбән керемле гаиләләргә айлык түләү өчен;
– ананың булачак пенсиясенә (ана капиталы акчалары пенсия тупланмаларына кертелә);
–    инвалидларны реабилитацияләү шәхси программасына (ИПРА) кертелгән товарларга һәм хезмәтләргә түләү өчен.
Ана капиталы акчаларын баланың 3 яше тулганчы түбәндәге максатларга тотарга була: торак төзү яки сатып алу өчен алынган кредитны яисә займны капларга яки беренчел взнос итеп кертергә, инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү җәмгыятенә (товар яки хезмәтләр өчен) кертергә, гаиләдәге теләсә кайсы бала өчен мәктәпкәчә белем алу өчен түләргә һәм 2018 елның 1 январеннан соң туган икенче балага 1,5 яшькә җиткәнче айлык түләү итеп алырга мөмкин. 
Баланың 3 яше тулганнан соң акчаны шулай ук торак сатып алуга, төзүгә, реконструкцияләүгә юнәлтергә, өлешләп төзүгә кертергә, гаиләдәге теләсә кайсы баланы укытуга, гаиләдә тотуга, ананың пенсия тупланмаларына тотарга мөмкин. 
2019 елда ана капиталы күләме 453 мең 026 сумны тәшкил итте. Сертификатны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында яисә www.pfrf.ru адресы буенча Пенсия фонды сайтында электрон юл белән рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук бу эшне күпфункцияле үзәкләрдә һәм Пенсия фондының территориаль бүлегендә дә башкарырга була. 
Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәевның билгеләп үтүенчә, Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов инициативасы белән, ана капиталы сертификатлары шәһәрдә һәм районда тантаналы рәвештә тапшырыла. Бүгенге көнгә Тукай районының 3 меңгә якын гаилә ана капиталы сертификатына ия булды.

Фото Пенсия фондының район бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X