Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Мәктәп укучыларына – пенсия турында 

Пенсия Фондының район бүлеге белгечләре быел да, гадәттәгечә, мәктәп укучылары өчен пенсия мәсьәләләре буенча аңлату кампаниясен башлады. Бу акция кысаларында районыбыз укучылары пенсия буенча белемнәрен арттырачаклар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табачаклар.

Әлеге кампания кысаларында уздырыла торган чараларны район мәктәпләрендә белем алучы өлкән сыйныф укучылары хәзер көтеп алалар, алар бу кампаниядә зур кызыксыну белән катнашалар. 
Бүгенге көнгә Бәтке һәм Круглое Поле мәктәпләрендә пенсия темасына кагылышлы дәресләр үтте. Мәктәп укучыларының пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр белән җитди кызыксынулары бу дәресләрнең кирәк булуын раслый. Укучылар билгеле бер хезмәт хакы алып, шуннан пенсия күләмен исәпләү турында да, армиядә хезмәт иткән, уку йортларында белем алган чорның пенсия күләмен чутлаганда исәпкә алынуы яисә алынмавын да бик бирелеп тыңладылар. Укучылар булачак пенсия күләменә нинди күрсәткечләрнең тәэсир итүе белән дә кызыксындылар. 
Укучылар хезмәт яшендәге кешенең бер җирдә дә хезмәт куймавы яисә рәсми рәвештә эшкә урнашмавының киләчәк пенсия күләменә тәэсир итү-итмәве хакында да сораштырдылар.
Мәктәп укучыларына пенсия буенча информация бирү һәм аңлату эшләре алып бару ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Традициягә кергән кампания кысаларында экскурсияләр һәм ачык ишекләр көне үткәрү дә күздә тотыла. Бу чараларда укучылар пенсия фондында эшнең оештырылышы һәм аларның функцияләре белән таныша алачаклар.

Фото Пенсия фондының район бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X