Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Сертифи-катны алмаш-тырырга кирәкми

2020 елдан ана капиталының суммасы артты. Ләкин элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталының суммасы түбәндәгечә билгеләнде: 
– 2020 елда туган беренче балага – 466617 сум;
– 2007 елдан 2019 елга кадәр (2019 елны да кертеп) туган икенче балага – 466617 сум;
– 2020 елдан башлап туган икенче балага яисә моңа кадәр ана капиталын алуга хокукы булмаган гаиләләрдә 2020 елда һәм аннан соң туган өченче яки аннан соңгы балаларга – 616617 сум.
«Шунысын кабат искәртеп узам, ана (гаилә) сертификатын алуга бернинди чикләүләр юк. Киресенчә, 15 апрельдән башлап Пенсия фонды сертификатларны гариза алмыйча рәсмиләштерә башлый. Бу исә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итү таләп ителми дигән сүз, моның өчен ЕСИАда раслаучы исәп язуы булу да җитә», – дип белдерә Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталының күләмен яисә аның күпме калганлыгын өегездән чыкмыйча гына Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшереп карарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев