Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Апрельдән артыграк булачак

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 процентка индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589 гражданның пенсиясе артачак.
Тукай районында исә пенсия күләме арту 865 кешегә кагылачак. Шуларның 846сы социаль пенсия алучылар. 
Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.
Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан беренче төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.
Социаль пенсия алучы беренче төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга бер тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X