Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ике көндә ике диктант
Тукайлылар 10 апрельдә халыкара «Тоталь диктант» акциясенә кушылды.
-
«Ел укытучысы-2021»
Мәләкәс мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Регина Васильева «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының республика этабында Тукай районы данын яклый. Бәйге шушы көннәрдә башкалабыз Казанда уза.
-
Әти-әнигә имтихан биреп карау ни өчен кирәк?
Район мәктәпләрен тәмамлаучыларның әти-әниләре, «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясенә кушылып, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карады. Имтихан бирү Яңа поселогы мәктәбе базасындагы БДИ үткәрү пунктында оештырылды. Акциядә 35 кеше катнашты.
-
Мәктәптә укуга ни җитә!
Тукай районы балалары арасында өйдә торып укучылар саны соңгы елларда сизелерлек арткан: 2016-2017 уку елында бары икәү булса, быел егермегә җиткән. Моның объектив сәбәпләре нинди? Баланың хокуклары бозылмыймы? Район башлыгы Фаил Камаев мәгариф хезмәткәрләрен һәм ата-аналарны җыеп шул хакта сөйләште. Җыелышта хокук саклау органнары вәкилләре дә катнашты.
-
Имтихан биреп карыйлар
Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә дәүләт имтиханнарын биреп карый.
-
Абруйлы мөгаллим
Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.
-
«Ел тәрбиячесе-2021»
Районда «Ел тәрбиячесе-2021» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 24 балалар бакчасыннан педагоглар катнашты. Иң яхшы дип табылган биш хезмәткәр финалга үтте. 26 январь көнне Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасында бәйгенең җиңүчеләре, призерлары һәм лауреаты бүләкләнде.
-
«Ел укытучысы – 2021»
Узган елның декабрь аенда педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр.
-
Мәктәп булса – киләчәк бар
Мәктәп авылның яшәү чыганагы, йөрәге дип әйтергә була. Җирлегебездә үткән чараларда, буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне саклап калуда балаларның, яшьләрнең роле зур. Хезмәт кешесенә алмаш булып үсеп килүче балаларга төпле тәрбия бирү нәкъ менә мәктәпләргә, укытучыларга йөкләнгән.
-
Һөнәри осталык бәйгесе
Тукай районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион һөнәри осталык конкурслары старт алды. «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» җиңүчеләре, гадәттәгечә, уку елының икенче яртысында ачыкланачак. Ә конкурсының сайлап алу туры декабрь аенда башланды.
-
Олимпиадалар дәвам итә
Тукай районы мәктәп укучы-ларының олимпиадалары дәвам итә.
-
Сак каникуллар
Көзге каникул көннәрендә балаларның лагерьларда ялы оештырылды. «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Олимпионик» дигән смена ачылды. Бирегә район мәктәпләреннән сәләтле, олимпиадаларда катнаша торган 50 бала җыелды. Алар лагерьда сәламәтлекләрен генә түгел, үзләре яраткан фәннәрдән белемнәрен дә ныгыта. Районда 2 ноябрь-дән мәктәп яны лагерьлары да эшли: 20 белем бирү учреж-дениесендә 804 бала ял итә. Аларның ялы ничек оештырылган? Шул турыда кызыксынып, Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбендә булып кайттык.
-
Иң яхшы татар телчесе
Калмия төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле укытучысы» республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Гөлназ Фәрхетдинова Укытучылар көнендә район мәгариф идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Һөнәр генә түгел, табигый сәләт
«Балалар төрле, ләкин алар барысы да бертөрле. Сез гомерегезне аларны тәрбияләүгә һәм укытуга – шушы катлаулы хезмәткә багышлагансыз. Һәм, бернигә дә карамый, сез сайлаган хезмәтегезне сыйфатлы итеп башкарырга тиешсез. Безнең район укытучылары бу яктан сынатмыйлар һәм киләчәктә дә республика мәгариф системасында педагогларыбыз иң яхшылар рәтендә булыр дип ышанам», – диде район башлыгы Фаил Камаев Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә.
-
Мәктәпләрдә яңача туклану
1 сентябрьдән башлангыч сыйныфларда укучы балалар мәктәптә бушлай туклана.