Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әти-әнигә имтихан биреп карау ни өчен кирәк?

Район мәктәпләрен тәмамлаучыларның әти-әниләре, «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясенә кушылып, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карады. Имтихан бирү Яңа поселогы мәктәбе базасындагы БДИ үткәрү пунктында оештырылды. Акциядә 35 кеше катнашты. 

«Ата-аналарның БДИ бирү көне» бөтенроссия акциясе быел бишенче тапкыр уздырыла. Аның башында мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тора. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә имтиханга әзерләнү вакытында психологик киеренкелектән арынырга ярдәм итүне һәм имтиханнар тәртибе белән җентекләбрәк таныштыруны күздә тота. БДИны уңышлы башкарып чыгу өчен төпле белемгә һәм күнекмәләргә ия булу гына җитмәскә мөмкин. Сынаулар алдында каушап һәм югалып калмас өчен психологик әзерлек, үз-үзеңә ышаныч булу мөһим. Бу җәһәттән өлкәннәр балаларының беренче ярдәмчеләре булып торалар. 
Сынау алу бердәм дәүләт имтиханнары үтә торган аудиторияләрдә оештырылды. Ата-аналар имтихан вакытындагы бөтен процедураларны үттеләр: теркәлделәр, телефоннарын һәм әйберләрен калдырып, металл тикшергеч аша уздылар. Имтиханнар барышының ничек күзәтелеп торуын, нинди эпидемиологик иминлек чаралары күрелүен белделәр. Шулай ук БДИ материалларының ничек чыгартылуын, эшкәртелүен күрделәр.
Район мәгариф идарәсе башлыгының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сания Дәүләтшина әти-әниләргә БДИның үткәрелү тәртибен җен-текләп аңлатты. «Ата-аналарның имтихан тапшыруы, беренчедән, төрле тискәре уйдырмаларны юкка чыгару өчен, икенчедән, балалар имтиханга әзерләнгәндә нинди моментларга иътибар итәргә кирәклеген тагын бер кат искәртү өчен кирәк, – диде Сания Рәшитовна. – Имтихан бирү җыйнаклык, җитдилек, төгәллек таләп итә. Һәм сынауларның уңышлы үтүе ата-аналардан да тора, чөнки өеннән чыгып киткәндә һәм аудиториягә барып кергәндә баланың үз-үзенә ышанычы нык булырга тиеш. БДИ тапшыру процедурасын үзе үтеп караган әти-әни киңәшләре, игътибары, төпле сүзе белән тынычландыра, баласының эчке күңел халәтен ныгыта алачак».
Рус теле быел мәҗбүри тапшырыла торган бердәнбер предмет булып тора, ә бүгенге акция ата-аналарга БДИ тәртипләрен күрсәтү өчен оештырыла. Ата-аналар белән чын имтиханнарны алачак белгечләр эшләде. Акциядә катнашучылар БДИда тәкъдим ителәчәк төрле типтагы биремнәрнең кыскартылган вариантларын үтәделәр. Аларга 3-4 сәгать түгел, 30 минут вакыт бирелде. Җавапларны экспертлар тикшереп бәяләде.
Сынаулар башланырга озак вакыт калмады: БДИ тапшыруның төп этабы 24 майда старт ала. Быел Тукай районы мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаучылар – 94 укучы. БДИ бирү өчен химия фәнен 14, рус әдәбиятын 2, рус телен 89, математиканы (профиль) 57, физиканы 17, тарихны 8, җәмгыять белемен 38, биологияне 21, инглиз телен 3, информатиканы 12 бала сайлаган. 

Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Яңа поселогы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Эксперт буларак, бүген мин әти-әниләрнең эшләрен тикшерүдә катнаштым. Без нәтиҗәләрдән канәгать. Ә балаларның эшләрен тикшерү экспертлар өчен бик җаваплы эш, чөнки аларның киләчәге имтихан нәтиҗәләренә бәйле. Шуңа күрә без һәрбер баланың эше өчен чын күңелдән борчылабыз. 

 

Айгөл Ризатдинова, Күзкәй мәктәбенең инглиз теле укытучысы:
– Вакыт табып, бүгенге акциягә килүчеләр бик дөрес эшләде дип уйлыйм. Мин үзем, мәсәлән, кызларым Чулпан белән Сөмбелгә барысы турында сөйләрмен, тәэсирләрем белән уртаклашырмын дип торам. Имтиханга кергәч бик игътибарлы һәм тыныч булырга кирәклеген кат-кат аңлатачакмын. 

 

Фәридә Кузнецова, Комсомолец мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Кызым Луиза унберенче сыйныфны тәмамлый, шуңа күрә мин имтиханга килүне кирәк таптым. Эксперт буларак әти-әниләрнең эшләрен тикшерүдә катнаштым. Бүгенге биремнәрнең беренче өлеше әллә ни авыр түгел, текстны укып, аның мәгънәсенә төшенү җитә иде. Ә менә икенче өлеше – сочинение язу – авыррак, чөнки анда проблеманы билгеләп, анализ ясарга кирәк. Әмма сынауны барысы да үтте, шуңа күрә без, экспертлар, канәгать калдык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев