Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Абруйлы мөгаллим

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди. 

Педагог балага белем бирү белән чикләнергә тиеш түгел – Миргасим Галимҗановичның фикере шундый. Киләчәк буынның укымышлылыгы, тәрбия дәрәҗәсе, тормышка әзерлеге укытучыдан да тора. Балага шәхес итеп карый белү мөһим. «Начар билге куйганчы баланың йөзенә бак – күзенә кара. Бәлки гаиләдә берәр күңелсезлек булгандыр, бәлки ул нәрсәгәдер борчылып йоклый алмагандыр... Тормыш әзер рецептлар, язылган кагыйдәләр буенча гына бармый. Бала күңелен аңларга тырышыгыз», – дип кабатларга ярата ул коллегаларына. 
Миргасим Галимҗанов 1992 елдан «Халык мәгарифе отличнигы» исемен йөртә. 2003 елда аңа ТРның «Мәгарифтәге казанышлары өчен», ә 2012 елда «Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелгән. Ләкин аның өчен укучылары биргән бәя тагын да кыйммәтрәк: 
– Җитәкчелек тарафыннан хезмәтеңне күрә белсәләр илһамланып эшлисең. Бу – хак. Ә иң зур бәяне укучылар бирә. Элеккеге укучыларым авылга кайткан саен мәктәпкә кереп хәл-әхвәлемне сораша. «Абый, ни хәлләрегез бар? Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!» – дип әйткәч, түбәм күккә тия, – ди хөрмәтле мөгаллим. 
Сәмәкәй авылының ихтирамга лаек өлкәннәре: «Безнең Миргасим кешелекле. Аллаһ Тәгалә аны акыл-зиһен, күркәм холык белән бүләкләгән. Кырык ел буе мәктәп директоры булган чорда безнең балалар, оныклар шушы мәктәпне тәмамлады. Сәмәкәй авыл җирлегендә төпләнеп калган балаларыбызның оныклары хәзер шушында укый. Терәүләрдә генә торган иске агач бинаны якты, иркен мәктәп итүче дә Миргасим Галимҗанов булды», – диләр. Башка авыллардан йөреп укучы балаларның ата-аналары да рәхмәтле: «Районда беренчеләрдән булып мәктәпкә автобус кайтартуга иреште», – диләр алар. 
Гаилә башлыгы буларак та Миргасим Галимҗанов үрнәк. Тугры хатыны Зәкиягә бик рәхмәтле: «Сәгать белән исәпләнми торган эшемне аңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Кыз белән кияү – игелекле балалар. Өч оныгыбыз сөендереп тора», – ди 51 ел буе мәктәп сукмакларыннан атлаучы педагог, җитәкче, хезмәт ветераны, авылның могътәбәр заты Миргасим Галимҗанов.

/ Фото М. Галимҗановтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев