Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике көндә ике диктант

Тукайлылар 10 апрельдә халыкара «Тоталь диктант» акциясенә кушылды. 

Диктант язу районның җиде мәктәбендә (Бәтке, Түбән Суыксу, Князево, Кече Шилнә, Мәләкәс, Круглое Поле, Яңа поселогы) һәм класстан тыш эшләр үзәгендә оештырылды. Диктантны укытучылар яздырды һәм хаталарны да алар тикшерде. Ләкин диктант эшләренә билгеләр куелмады, чөнки акциянең максаты катнашучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү түгел, ә бәлки рус телен яратучы кешеләрне берләштерү. 
Тукай районы мәктәпләре Космик диктантта да актив катнашты. Ул Космонавтика көне уңаеннан 11 апрель көнне үткәрелде. Әлеге бөтенроссия акциясендә катнашучылар космосның төрле тармакларына кагылышлы 30 сорауга җавап бирделәр. 

/ Фото мәгариф идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев