14 апрель 2021 яңалыклары
-
Гаиләләр ГТО тапшырды
10 апрельдә Яңа поселогы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үтте.
-
Тукайлылар мөселман корылтаенда
Мәркәзебез Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Безнең районнан 48 имам делегат булып, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кунак булып корылтайда катнашты. Делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов сәламләде һәм мөфтияткә халыкка дини белем бирүдә, Ислам дине буенча китаплар чыгаруда зур тырышлык куюлары өчен рәхмәт белдерде.
-
Бадминтончылар республика беренчелегендә
8-11 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча ТР Беренчелеге үтте.
-
Рамазанов янәдән җиңүче
Шушы көннәрдә райондашыбыз, Биклән авылы егете Илназ Рамазанов Рязань шәhәреннән кайтты.
-
Диспансерлаштыру чирне вакытында таба
Диспансерлаштыру гражданинның сәламәтлеге торышын бәяләүгә, планлы рәвештә медицина тикшеренүе үтә торган кешенең сәламәтлек төркемен ачыклауга һәм аның торышын күзәтүгә юнәлдерелгән. Тукай үзәк больницасында диспансерлаштыру эше ничек куелган? Диспансеризация үтү нәтиҗәлеме? Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек.
-
Волейбол буенча район чемпионаты узды
Оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар арасында волейбол чемпионаты үтте.
-
Ике көндә ике диктант
Тукайлылар 10 апрельдә халыкара «Тоталь диктант» акциясенә кушылды.
-
Иң яхшыларны сайлыйлар
Мәктәп укучылары hәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында строй һәм җыр смотр-конкурсының сайлап алу туры узды.
-
Өмәләр башланды
1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында район территориясендә чистарту һәм төзекләндерү эшләре башланды.
-
Басуларны ашлыйлар
Бүген хуҗалыкларда көзге культураларны тукландыру бара.