Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар мөселман корылтаенда 

Мәркәзебез Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Безнең районнан 48 имам делегат булып, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кунак булып корылтайда катнашты. Делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов сәламләде һәм мөфтияткә халыкка дини белем бирүдә, Ислам дине буенча китаплар чыгаруда зур тырышлык куюлары өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан мөселманнары корылтаенда Камил хәзрәт Сәмигуллин алдагы дүрт елга Татарстан мөфтие итеп сайланды. Камил Сәмигуллинның беренче урынбасары итеп Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде. 
Съезд җәмәгать белән намаз укып тәмамланды. Аның эшендә катнашкан 1500 имам Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазын укыды. 

Җәүдәт хәзрәт Харрасов,
район имам-мөхтәсибе. 

/ Фото Җәүдәт Харрасовтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев