Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә яңача туклану

1 сентябрьдән башлангыч сыйныфларда укучы балалар мәктәптә бушлай туклана. 

Бәткедә яшәүче өч бала анасы Гүзәл Вафинаның ике улы мәктәпкә йөри: Камил сигезенчедә, Адель дүртенче сыйныфта укый. Әниләре әйтүенчә, малайлар икесе дә мәктәптә ашаудан бик канәгать. «Ризыкның көн дә төрле булуын, көн дә салатлар, җиләк-җимешләр бирелүен ошаталар. Балалар канәгать булгач, минем дә күңел тыныч, – ди Гүзәл. – Быел башлангычта укучы улыбыз өчен мәктәп ашханәсендә ашау түләүсез дә бит әле. Бу күп балалы әти-әниләр өчен сизелерлек ярдәм булды инде». 
Мәктәп директоры Раушания Шаһимәрдәнова әйтүенчә, укучыларның һәм ата-аналарның Бәтке мәктәбендә тукландыруга карата дәгъвалары юк. Уку елы башыннан башлангыч сыйныфлардагы 194 бала бушлай ашый. Беренче сыйныфлар – 59 бала – ашханәгә беренче дәрестән соң, 2-4нчеләр икенче дәрестән соң йөри. 
Бәтке мәктәбендә беренче көннәрдән үк ашханәнең эшен оешкан төстә башлап җибәргәннәр. Өч пешекче: Гүзәл Хисмәтуллина, Гөлназ Петрякова, Гөлнара Хәбирова иртүк килеп тиешле вакытка ризыкны әзерләп өлгертә. Эш урыннарында тәртип. Билгеле, кухня җиһазлары, плитәләре яңа дип әйтеп булмый. Турау, чистарту, савыт-саба юу җайланмалары, савыт-саба заманча булса, эшләүчеләргә күпкә җиңел булыр иде. «Яңа оператор килү белән, ашатуга күзәтчелек тә катгыйлана төште», – ди өлкән пешекче Гүзәл Хисмәтуллина. Хәзер Роспотребнадзорның гына түгел, туклануны оештыручы операторның үз вәкилләре дә мәктәпкә килеп, ризыкның составын, күләмен һәм сыйфатын тикшерергә мөмкин икән.
Бушлай булса да, билгеле, сүз сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин итү турында бара. Моның өчен быел «АБК-Пэймент» ҖЧҖ җавап бирә. Ул Тукай районы мәктәпләрендә балаларның туклануын оештыру буенча дәүләт заказын үтәүгә тендерда җиңеп чыкты. Предприятиенең төбәк бүлеге директоры Гөлнара Гыймадиева сөйләвенчә, фирма мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә, җәйге лагерьларда балаларның туклануын оештыру белән шөгыльләнә. Казан шәһәрендәге, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Буа, Бөгелмә районнарындагы мәктәпләрдә эшли. «АБК-Пэймент»ның үз җитештерү һәм сату мәйданнары, транспорт паркы, тикшерү лабораториясе бар. Ризык әзерләүдә санитар таләпләрнең үтәләчәген, менюны төрләндерүне вәгъдә итә.
Әлеге фирма Тукай районында эшли генә башлады. Кытыршылыклар юк түгел, аларны үзара көйләп җибәрү өстендә эшлиләр. «Без мәктәп җитәкчеләре күтәргән сорауларга җавап бирергә әзер», – ди Гөлнара Гыймадиева. Бәтке мәктәбе директоры Раушания Шаһимәрдәнова янына да ул нәкъ шул сәбәпле килгән. Алар пешекчеләрнең эшен җиңеләйтү юллары хакында киңәшләште. Бу нисбәттән, Гөлнара Таһировна белдергәнчә, балалар саны күп булган мәктәпләргә ярымфабрикатлар, чистартылган яшелчә китертү мөмкинлеге карала. Озайтылган көн төркеменә йөрүчеләрне ашату, хәләл продукция китертү мөмкинлекләре турында да сүз булды. Әлеге мәсьәләләр ата-аналарның ризалыгы белән хәл ителәчәк.
Башлангычларны тукландыруга меню ТР Мәгариф һәм фән министлыгында раслана. Район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елизавета Бухарева сөйләвенчә, сентябрь-октябрь айлары өчен 12 көнлек (ике атналык) менюга сыер һәм тавык итеннән, балыктан әзерләнгән төп ризыклар, гарнирлар керә. Исемлектә, әлбәттә, яшелчәләр, җиләк-җимеш. Документта көнлек ризыкларның исемлеге генә түгел, составларындагы аксым, май, углеводлар һәм витаминнарның микъдары да күрсәтелгән. Сүз уңаеннан, 5-11нче сыйныф укучылары өчен менюны оператор, ягъни предприятие белгечләре әзерли. Меню Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчелеге белән килешенгән һәм ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан расланган. 
Башлангыч сыйныфта укучы бер балага көнгә 51,85 сум исәбеннән акча бүлеп бирелә. Урта һәм өлкән сыйныфларда укучыларны ашату өчен социаль ярдәм күрсәтелә, ягъни туклану бәясенең (39 сумның) 7,7 сумы хөкүмәт исәбеннән. Балаларны ашханәдә ашатуга федераль бюджет, РФ субъектлары бюджетлары, җирле казна һәм башка финанслау чыганаклары кулланыла. 
Башлангычларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне РФ Президенты Владимир Путин 2020 елның январенда Федераль җыенга еллык юлламасында йөкләгән иде. Йөкләмә буенча, 2023 елның 1 сентябренә илнең барлык мәктәпләре дә шундый системага күчеп бетәргә тиеш. Ә менә Татарстанда этаплап күчеш булмаячак. Рөстәм Миңнеханов карары белән, 2020 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләр дә кече сыйныф балаларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү системасы буенча эшли башлады. 
Тукай районында 22 мәктәп эшли, аларда 3703 бала белем ала. Шулардан башлангыч (1-4нче) сыйныфларда укучы 1774 бала кайнар ризык белән тәэмин ителә.

 / Рәмзия Сафина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев