Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы – 2021»

Узган елның декабрь аенда педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр. 

Беренче тур нәтиҗәләре буенча мәктәпләрдән 13 укытучы финалга чыкты. Финал 18 һәм 19 январь көннәрендә Князево мәктәбендә үтте. Конкурс кысаларында педагоглар дәрес үткәрде һәм мастер-класс күрсәтте. Финалистларны район мәгариф идарәсе белгечләре бәяләде. 
Шулай итеп, «Ел укытучысы-2021» бәйгесенең җиңүчесе дип Комсомолец мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айсылу Галиуллина табылды. 
«Педагогик дебют» номинациясендә Түбән Суыксу мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Низамова, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Бәтке мәктәбеннән Надежда Антонова җиңде.
Мәләкәс мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Регина Васильева конкурсның призеры булды. 
«Педагогик дебют» номинациясендә призер – Круглое Поледан башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Работа. 
Җиңүчеләр һәм призерлар 26-27 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк зона турына барачак. Алар анда ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтәчәк.  

«Ел укытучысы-2021» конкурсы лауреатлары: 
Гөлшат Әзһәмова, Түбән Суыксу мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Гөлнара Борһанова, Теләнче Тамак мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Зөлфия Хәйруллина, Сәмәкәй мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
Алсу Арсланова, Бәтке мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Диләрә Гыйльметдинова, Боерган мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
Анастасия Корчагина, Бәтке мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Татьяна Әхмәтова, Биклән мәктәбенең география укытучысы;
Гөлнара Борһанова, Калмаш мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы.

/ Фото район мәгариф идарәсеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X