Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң яхшы татар телчесе

Калмия төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле укытучысы» республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе Гөлназ Фәрхетдинова Укытучылар көнендә район мәгариф идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Калмия мәктәбендә 36 укучы. Аларга 9 укытучы белем бирә. Шулар арасында беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәрхетдинова да бар. Ул тумышы белән Күзкәй авылыннан. Калмия авылына Гөлназ Фәрид кызы кияүгә чыккач килгән. «Калмиядә тумасам да, миңа бу авыл бик якын. Күзкәйгә әниләргә кунакка барганда да, Калмиямә кайтасым килә», – ди ул. 
Гөлназ ханымның педагоглык тәҗрибәсе 19 ел. Шушы вакыт эчендә алган мактау грамоталары, дипломнары, рәхмәт хатлары санап бетергесез. Республика күләмендә уздырылган «Ел укытучысы – 2020» бәйгесенең муниципаль этабында беренче урынны алып, быел ул тагын бер зур җиңү яулады. «Мондый дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашу өчен нык әзерлек һәм көч кирәк. Бүген укытучыга акбур тотып такта янында дәрес аңлату гына җитми. Ул төрле яклап үсешкә ирешкән мөгаллим булырга тиеш. Укучыларны үз фәнеңә тарту, аларда кызыксыну, мәхәббәт уяту өчен күп төрле эш алымнары кулланырга кирәк. Ул гына да түгел, укучылар белән ел саен спектакльләр дә куябыз әле без. Балалар сәхнәдә чыгыш ясарга бик яраталар, алар чарада теләп катнашалар. Моңа өстәп без төрле бәйгеләрдә, Җәлил укуларында, олимпиаларда катнашабыз. Минем укучыларым призлы урыннар яулыйлар. Тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын да «дүртле» һәм «бишле»гә генә тапшыралар. Бу инде минем хезмәтемә иң югары бәя», – дип сөйли Гөлназ ханым. 
Гөлназ Фәрид кызы сигезенче сыйныфның класс җитәкчесе дә әле. Бу класс белән ул өченче елын эшли.
– Минем сыйныф дус, тату. Әти-әниләре белән дә килешеп эшлим. Бер-беребезне аңлау бар. Мин укучыларыма тыныч кына аңлатырга тырышам, чөнки тавыш күтәргәнне балалар яратмыйлар. Аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам, индивидуаль якын килергә тырышам. Педагогия колледжында укыганда декан һәрвакыт әйтә иде: «Укытучы ул артист та булырга тиеш». Бик дөрес сүзләр, чөнки укытучы матур, сәнгатьле итеп сөйли белергә дә, төрле хәлләрдән чыгу юлларын табарга да, кеше алдында үзен лаеклы тота белергә дә тиеш.
Мәктәптә тормыш кайный. Дәресләр, аларга әзерләнү, дәфтәрләр тикшерү, бәйгеләрдә катнашу, төрле чаралар оештыру, балаларны олимпиадаларга әзерләү... Боларның барысына дә өлгерә Гөлназ Фәрхетдинова. Өстәвенә, ул әле ике бала анасы да. Ире Илшат белән алар Айзат исемле егет һәм Айзилә исемле кыз үстерәләр. Айзат инде армиядән хезмәт итеп кайткан. Айзилә – алтынчы сыйныф укучысы. Кыз яхшы укый, матур бии, җырлый. Айзилә Чаллы шәһәренең «Радость» бию ансамбленә һәм Комсомолец поселогындагы җыр ансамбленә йөри. 
– Атнаның алты көнендә түгәрәкләргә йөрибез. Махсус шуның өчен машина йөртергә өйрәндем, кызымны эштән соң һәр көнне шәһәргә яки Комсомолец поселогына алып барам. Инде менә сигез ел шулай дәвам итә. Кызым ансамбль составында төрле шәһәрләрдә чыгыш ясый. Балаңны сәхнәдә күрү – үзе бер сөенеч, – ди Гөлназ ханым. 
«Сез барысына да ничек өлгерәсез соң? Дәресләргә әзерләнергә дә кирәк, балаңның өй эшләрен дә контрольдә тотарга», – дип соравыма Гөлназ Фәридовна: «Ул түгәрәкләрдә шөгыльләнгән вакытта дәфтәрләр тикшереп утырам, дәресләргә әзерләнергә җаен табам, ноутбугымны үзем белән йөртәм. Айзилә белән шигырьләрне машинада, юлда барганда өйрәнәбез. Шунысына куанам, Айзиләбез тырыш бала, мәктәптә яхшы укый, түгәрәкләрдә дә аны мактап кына торалар», – дип җавап бирә. 
Әнә шулай, вакытын дөрес планлаштырып, алдына максат куеп, яраткан укучыларына, балаларына бөтен мәхәббәтен, игътибарын һәм көчен биреп, ару-талуны белмичә яши Гөлназ Фәрхетдинова. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев