Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәптә укуга ни җитә!

Тукай районы балалары арасында өйдә торып укучылар саны соңгы елларда сизелерлек арткан: 2016-2017 уку елында бары икәү булса, быел егермегә җиткән. Моның объектив сәбәпләре нинди? Баланың хокуклары бозылмыймы? Район башлыгы Фаил Камаев мәгариф хезмәткәрләрен һәм ата-аналарны җыеп шул хакта сөйләште. Җыелышта хокук саклау органнары вәкилләре дә катнашты.

Баланың өйдә торып укуы төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Беренчесе: физик мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәпкә йөри алмаучы балаларга өйдә уку мөмкинлеге тудырыла, аларга укытучылар белем бирә – бу өйдә уку була. Икенчесе: гаиләдә уку – монысын бала һәм аның әти-әнисе үз теләкләре белән сайлый (бу очракта 1-9нчы сыйныфлар гаиләдә, ә 10-11нчеләр үзлегеннән белем ала булып чыга). 
Өйдә торып укучылар-ның белемен тикшерү өчен чирек азагында аттестацияләр үткәрелә. Быелгы уку елында 20 баланың 15е аттестация үтү өчен Тукай районы мәктәпләренә беркетелгән, калганнары районнан читтәге учреждениеләрне сайлаган. Чит мәктәпләрдә аттестация үтүчеләр дә мәгариф идарәсенә белешмә тапшыралар, ягъни балаларның белем дәрәҗәсе күзәтелеп тора. 
Нинди юлны сайлауга карамастан, районда яшәүче һәр баланың белем алуга хокуклары якланган булырга тиеш. Бу мәсьәләдә мәгариф хезмәткәрләреннән уяулык һәм хәбәрдарлык сорала – район башлыгының җыелышта катнашучыларга җиткерәсе килгән төп фикере шул иде. Фаил Мисбахович балаларның мәктәпкә йөреп белем алуы яклы икәнлеген дә белдерде, моны ул гасырлар дәвамында сыналган дөрес юл дип атады. «Егерме баланың бары өчесе сәламәтлеге буенча өйдә укырга мәҗбүр, ә калганнары яшәү шартларын, дини карашларын сәбәп итеп күрә. Ни дәрәҗәдә җитди соң ул сәбәпләр? Яшьтәшләре белән аралашу бәхетеннән мәхрүм итмибезме без балаларны? Өйдә укучы бала барлык фәннәрне дә тиешенчә үзләштерә аламы? Имтиханнар биргәндә ул кыен хәлдә калмасмы? Мәгариф хезмәткәрләре һәм бигрәк тә ата-аналар кат-кат уйланырга тиешләр, чөнки баланың мәктәпкә йөрү-йөрмәвен нигездә әти-әнисе хәл итә. Ансат юлны түгел, ә бала өчен файдалыны сайлау мөһим. Өйдә яки гаиләдә уку формасына күчкән бала теләсә кайсы вакытта мәктәптә белем алуга әйләнеп кайта ала, бары мәгариф хезмәткәрләренең, аеруча мәктәп директорларының шушы юнәлештә җитәрлек эшләве кирәк», – дип басым ясады район башлыгы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X