17 март 2021 яңалыклары
-
Вакытлы ярдәм
15 марттан 16сына каршы төндә район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полициянең өлкән лейтенанты Илнар Сәетов һәм полиция лейтенанты Илдар Ильясов Яр Чаллы – Сарман трассасының 27нче километрында юл кырыена төшеп киткән автомобильне чыгаруда ярдәм итәләр.
-
Акчасыннан колак каккан
Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 142 мөрәҗәгать кергән.
-
Тәмле коймак бәйрәме
Май чабу – иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Чара киң масштабта, бик матур итеп үткәрелә. Комсомолец поселогында да әлеге бәйрәмне ел саен җыр-биюләр белән күңелле итеп уздырабыз. Уен-көлке, такмаклар, кайнар чәй, тәмле коймак – болар бәйрәмнең аерылгысыз өлешләре.
-
Мәктәптә укуга ни җитә!
Тукай районы балалары арасында өйдә торып укучылар саны соңгы елларда сизелерлек арткан: 2016-2017 уку елында бары икәү булса, быел егермегә җиткән. Моның объектив сәбәпләре нинди? Баланың хокуклары бозылмыймы? Район башлыгы Фаил Камаев мәгариф хезмәткәрләрен һәм ата-аналарны җыеп шул хакта сөйләште. Җыелышта хокук саклау органнары вәкилләре дә катнашты.
-
Гаепсезләр зыян күргән
8 март көнне төнге сәгать 11 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында «Лексус GX460» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешә.
-
Без спортны яратабыз!
Районның 45 еллыгы кысаларында җирлегебездә әледән-әле спорт чаралары үткәрелеп тора. Үткән якшәмбедә районда массакүләм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чираттагы чара – авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр арасында спортның 9 төре буенча III Спартакиада узды.
-
Сөт саву арта
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 16 мартка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча көнлек тулаем савым ел башыннан 6,3 тоннага артып, бүген 91,3 тонна тәшкил итә.
-
Кайда күпме?
15 мартка 23 авыл җирлегеннән 14 млн 988 мең 050 сум үзара салым акчасы кергән. Бу – җыелырга тиешле сумманың 63 проценты.
-
Гаилә белән килделәр
Калмия авыл җирлегенең Кырныш авылында ел саен Май чабу бәйрәме кибет янындагы мәйданчыкта үтә.
-
Тукайлылар очраша
Шимбә көнне, 20 мартта, Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районы якташлары очрашуы үтә.
-
Covid 19 һәм без. Килешеп яшәячәкбез?
Тукай районы үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Дәваханә баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Зөлфия Дәүләтова әйтүенчә, 15 мартка барлыгы 800 вакцина кайткан, 700 кеше прививка ясатырга өлгергән.
-
Мәгънәле чара
Суровка авылында ТОС рәисе Резеда Шмелева җитәкчелегендә Май чабу бәйрәме үтте. Чара кызыклы да, мәгънәле дә, файдалы да итеп оештырылган иде.