Юл хәрәкәте иминлеге

Вакытлы ярдәм

15 марттан 16сына каршы төндә район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полициянең өлкән лейтенанты Илнар Сәетов һәм полиция лейтенанты Илдар Ильясов Яр Чаллы – Сарман трассасының 27нче километрында юл кырыена төшеп киткән автомобильне чыгаруда ярдәм итәләр.

Инспекторлар үтеп баручы КамАЗ-манипуляторны туктатып, аннан җиңел машинаны тартып алуын сорыйлар. Зыян күргән автомобильдә Әлмәт районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат була. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев