Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмле коймак бәйрәме 

Май чабу – иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Чара киң масштабта, бик матур итеп үткәрелә. Комсомолец поселогында да әлеге бәйрәмне ел саен җыр-биюләр белән күңелле итеп уздырабыз. Уен-көлке, такмаклар, кайнар чәй, тәмле коймак – болар бәйрәмнең аерылгысыз өлешләре. 

Гадәттәгечә быел да Май чабуга бик күп кеше җыелды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә бар иде. Халыкны күңелле җырлары белән «Сандугач» ансамбле үзешчәннәре каршы алды. Юрий Колычев матур җырлары белән сөендерде. Балалар өчен иң күңеллесе кулга-кул тотынып әйлән-бәйлән уйнау булды. Әлбәттә инде, традиция буенча, чара ахырында бергәләп Карачкыны яндырдык. 

Анна Шәрифьянова, мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Анна Шәрифьяновадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев