Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Без спортны яратабыз!

Районның 45 еллыгы кысаларында җирлегебездә әледән-әле спорт чаралары үткәрелеп тора. Үткән якшәмбедә районда массакүләм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чираттагы чара – авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр арасында спортның 9 төре буенча III Спартакиада узды. 

Спартакиада Яңа поселогы гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында тантаналы рәвештә ачылды. Аннары шахмат, өстәл теннисы, канат тартышу, армрестлинг, дартс спорт төрләре буенча ярыш Яңа поселогы спорт залында; чаңгыда узышу Яңа поселогының чаңгы трассасында; йөзү буенча ярыш Круглое Поледагы «Акчарлак» йөзү бассеинында; волейболның финал уеннары спорт мәктәбендәге спортзалда; бадминтон буенча ярышлар Сосновый Бордагы «Яшьлек» универсаль спорт залында үтте. Спартакиадада барлыгы 519 кеше катнашты. Районыбызның 23 авыл җирлеге һәм үзләре хезмәт куйган 18 оешма-предприятие данын яклап спорт ярышларында катнашкан спорт сөючеләр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Район администрациясендә эшләүче хезмәткәрләр дә спартакиадада актив катнашып спорт яратуларын гамәлдә расладылар. 
Авыл җирлекләре арасында I урынны Мәләкәс авыл җирлеге яулады һәм төп приз – «йөгерү юлы»на (беговая дорожка) лаек булды. II урынны Биклән авыл җирлеге алды һәм команда көч тренажеры белән бүләкләнде. III урынны Күзкәй авыл җирлеге яулады һәм теннис өстәленә лаек булды. Круглое Поле поселогы IV урынны алды, аларга шахмат өстәле бирелде. Түбәнсуыксулылар V урынны яулап, туплар белән бүләкләнде. 
Оешма-предприя-тиеләр арасында I урынга «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ лаек булды һәм «йөгерү юлы» белән, II урынны алган Тукай үзәк больницасы көч тренажеры белән, III урынга лаек булган «Яр Чаллы элеваторы» теннис өстәле белән, IV урын алган «Татарстан коммуналь челтәрләр» ҖЧҖ – шахмат өстәле белән, V урын алган мәгариф идарәсе хезмәткәрләре туплар белән бүләкләнде.

Спартакиададан күбрәк фотоларны моннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев