Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгънәле чара

Суровка авылында ТОС рәисе Резеда Шмелева җитәкчелегендә Май чабу бәйрәме үтте. Чара кызыклы да, мәгънәле дә, файдалы да итеп оештырылган иде. 

Бәйрәмнән барлык фотоларны моннан карагыз.

Реклама

Ул Тынычлык урамы территориясендә көндезге 11дә бәйрәм концерты белән башланды. Тамаша карап хушланган халык төрле уеннарда, бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Конкурсларда җиңү яулаганнар гына түгел, уеннарда катнашкан һәр кеше бүләк алды һәм шуңа бик тә шатланды. 
Кул эшләре, камыр ризыкларыннан оештырылган ярминкә дә халык күңеленә хуш килде. 
– Күптән онытылган иде күмер самоварында кайнаган чәйнең тәме. Менә бүген шундый самоварда гөжләп кайнаган чәй эчтек, тәбикмәктән авыз иттек. Мохтаҗларга тарату өчен аерым палаткада кием-салым тарату да үзе бер изгелек, – ди шушы җирлектә яшәүче тәбикмәк пешерү остасы Мәүлидә Баязитова.
Тир янында да халык күп кайнашты. Малайлар һәм ир-егетләр үз итте спортның бу төрен. Бәйрәмгә килгән халык өчен тирдан ату бушлай оештырылган иде.
– Май чабуның төп ризыгы – кайнар коймак-тәбикмәкләр телеңне йотарлык. Уеннар уйнадык, бәйгедә катнаштык, бүләк тә бирделәр. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, – ди Ольга Хачкова. Рыцарьлар киеменнән бушлай фотога төшәргә дә мөмкин иде. Балалар ул көнне карусельдә әйләнеп тә рәхәтләнде. 
– Май чабу бәйрәмен күңелле дә, файдалы да итеп оештыруга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Озакламый язгы чәчүләр башлана. Игеннәр шытып, басу-кырлар яшеллек-кә төренгәч милли бәй-рәмебез Сабантуйлар шулай матур оештырылыр дип өметләнәбез, – ди Лидия Халахова, тәэсирләре белән уртаклашып.
Суровкалылар менә шулай, «Май кап та, сау бул, кыш!» дип, елның иң салкын фасылын озатты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X