Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә белән килделәр

Калмия авыл җирлегенең Кырныш авылында ел саен Май чабу бәйрәме кибет янындагы мәйданчыкта үтә.

Кибет хуҗасы Әлфинур Идрисова бәйрәм саен авылдашларын үзенә сыендыра. Авыл активисты Лилия Гайнетдинова белән Әлфинур Идрисова бәйрәмнең төп оештыручылары да. 
Кыш озату бик күңелле барды. Ике самоварда гөрләп чәй кайнап торды, авыл халкы беленнәр пешереп килгән иде. Калмия мәдәният йортыннан әкият геройлары да «килде». Җирлегебез үзешчәннәре Данил Әюпов һәм Азалия Галимҗанова бәйрәмдә катнашучыларга матур җырларын бүләк итте. 
Кырнышта бик бердәм халык яши. Бәйрәмгә дә гаиләләр белән чыкканнар иде. 

Ләйсирә Сәхибҗанова.
/ Сергей Говорков фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев