Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчасыннан колак каккан

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 142 мөрәҗәгать кергән. 

10 мартта Чаллының 49нчы комплексында Әҗмәкәй авылында яшәүче ир-ат тоткарланган. Шәхси тикшерү вакытында хокук саклаучылар аның кесәсеннән порошок хәлендәге ачык төстәге матдә салынган бер полимер пакет алганнар. Тикшерү әлеге порошокның составында N-метилэфидрон наркотик матдәсе булуын билгеләгән. РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе 2 өлеше буенча әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. 
8 март көнне «бла бла кар» интернет-сылтамасыннан файдаланган 24 яшьлек ир-егет (Шилнәбаш авылында яшәүче) карталарындагы 17 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. Җинаять эше кузгатылган, ләкин ачылмаган.
Шул ук көнне Бәтке авылында исерек килеш руль артына утырган 38 яшьлек ир-ат хокук саклаучыларга эләккән. Аңа карата да җинаять эше кузгатылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев