Covid 19 һәм без. Килешеп яшәячәкбез?
Тукай районы үзәк дәваханәсендә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Дәваханә баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Зөлфия Дәүләтова әйтүенчә, 15 мартка барлыгы 800 вакцина кайткан, 700 кеше прививка ясатырга өлгергән.
«Кешеләр үз сәламәт-лекләре турында кайгырталар, – ди Зөлфия Ильмасовна. – Аерым-аерым да, гаиләләре, хезмәттәшләре белән бергәләп тә киләләр. Килүчеләр терапевт тикшерүен уза, анкета тутыра, вакцина алганнан соң ярты сәгать күзәтү астында була. Шунысын да ачыклап китәргә кирәк: без вакцина сайламыйбыз, сатып алмыйбыз, «Спутник V» вакцинасы белән прививка федераль бюджет хисабына ясала. Вакцинация ике мәртәбә үткәрелә, беренче һәм икенче компонент арасы 21 көн тәшкил итә. Беренче вакцинадан соң 42 көн узгач, организмда «тәмамланган иммунитет» формалаша. Вакцинация үткән кешеләргә белешмә дә бирелә, исемнәре федераль регистрда теркәлә.».
Без булган көнне дәва-ханәдә прививка ясатырга килүчеләр байтак иде. Барысы да үз теләкләре белән алдан язылганнар. Араларында өлкән яшьтәгеләр дә бар. Кайсынннан гына сораштырсак та, җавап бер: авыру йоктырасы килми.
Куады балалар бакчасында эшләүче Зөләйха Гуссамова белән Лүзия Дәүләтшина авыл фельдшеры белән бергә килгәннәр. «Балалар белән, әти-әниләр белән эшлибез бит, аларны да,
үзебезне дә вирустан саклау өчен ясатырга булдык», – диләр алар. ФАП мөдире Миләүшә Фәрдиева: «Халык үзе сорый. Теләүчеләрне исемлеккә керттерәбез дә, билгеләнгән вакытка киләбез. Өлкәннәр бигрәк тә җаваплы карыйлар, кайчан барабыз инде, дип сорап торалар. Үзләре теләк белдерә, беркемне дә үгетләмибез, мәҗбүр итмибез», – дип Куады кешеләренең прививка ясатуга җитди мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде.
Баш табиб урынбасары Зөлфия Дәүләтова белдерүенчә, прививкадан куркырга бернинди дә сәбәп юк, чөнки вакцинадан кеше авырырга мөмкин түгел. «Шөкер, әлегә кадәр прививкадан соң үзләрен начар хис итүчеләр дә булганы юк. Бер-ике генә кешедә бераз тән температурасы күтәрелүен күрдек. Кешеләр вакцина кадауны организмга вирус кертү дип аңлый күрмәсеннәр. Вирус та, хәтта аның формуласы да түгел, ә бәлки шул химик формуланың өзеп алынган бер кисәге генә кертелә һәм организмда аңа каршы иммунитет барлыкка килә, – дип аңлатты табиб. – Тагын шуны да әйтәсем килә: кайберәүләр антитәнчекләр турында сүз куертырга ярата, ләкин, белгечләр билгеләвенчә, организмда антитәнчекләр булу ул вакцина ясатмаска дигән сүз түгел».
«Ни өчен ясатырга тиешбез?» дигән сорауга Зөлфия Дәүләтованың җавабы анык һәм гади: беренчедән, үз сәламәтлегебез турында кайгыртабыз; икенчедән, без гамәлдәге законнар буенча яшибез – алар үтәлергә тиеш. Бу очракта сүз Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләр таяна торган нормативлар базасы турында бара: «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы, «Санитар-эпидеомиологик иминлек турында»гы законнар һәм РФ Конституциясе. Өстәвенә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның декабрендә чыккан боерыгы бар. Анда эпидемиологик вазгыятькә бәйле беренче булып кемнәр прививка ясатырга тиешлеге дә күрсәтелгән: медицина, мәгариф хезмәт-кәрләре, хроник авырулы кешеләр исемлектә беренче урында тора. Дөрес, соңгылары авыруларының көчәймәгән вакытын сайларга тиешләр. Зөлфия Ильмасовна белдергәнчә, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруы булганнарга, өлкән яшьтәге, таза гәүдәле кешеләргә прививка ясатырга киңәш ителә. Бары тик махсус препаратлар белән онкологиядән дәваланучыларга һәм прививкаларны бик авыр кичерүчеләргә вакцина кадалмый.
Авырган кешеләр белә: организм инфекцияне бик авыр кичерә. Вирус беркемне дә аямый: яшьне-картны, байны-ярлыны аерып тормый, бары тик балаларга карата «миһербанлы». Ә вакцина кадатудан тән температурасы күтәрелү очраклары гына булырга мөмкин. Булса да, сирәк кенә икән. Димәк, инфекция йоктырганчы прививка ясатып өлгерү отышлы булачак.
«Киләчәктә Covid 19 чире-нә каршы вакцина ясатуга без, гриппка, башка авыруларга каршы вакцина кабул иткән кебек, ияләшергә тиеш булачакбыз. Ул беркая да китми, безнең арада яши икән, үз-үзебезне саклаудан башка чара калмый. Инфекциягә бирешмәү, аннан өстен чыгуның бердәнбер ышанычлы ысулы – вакцина алу», – дип йомгаклады сүзен Зөлфия Дәүләтова.
Бүгенге көндә, әлбәттә, битлек киеп йөрергә кирәклеген дә искәртте.
2021 елның 18 январеннан федераль бюджет хисабына бушлай прививка ясала. Вакцинация коллектив иммунитет формалашсын өчен оештырыла. Коронавирус эпидемиясен туктату өчен халыкның 60 проценты прививка ясаткан булырга тиеш, бу ил буенча – 63 млн 800 мең, Татарстан Республикасында – 1 млн 800 мең, Тукай районында – 20 мең 200 кеше дигән сүз.
Татарстанда вакцина кадатучылар хәзергә 103 мең 815 кеше.
Россия территориясендә яшәүче 5 млн кешегә прививка ясалган.
Дөнья буенча беренче урында АКШ белән Кытай.
Йөз кешегә нисбәтле караганда, беренче урында Израиль – 100 кешенең 99ы ясаткан.
Быел Хаҗга баручылар өчен прививка ясату мәҗбүри.
Сүз уңаеннан, коронавирус инфекциясен таратуга юл куймау максатыннан район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре атна саен җәмәгать урыннарында рейдлар үткәрәләр. Узган атнада кибетләрдә эпидемиологиягә каршы тору таләпләрен бозуның 56 очрагы теркәлгән. 73 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Прививка ясатырга килүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә шактый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев