Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сак каникуллар

Көзге каникул көннәрендә балаларның лагерьларда ялы оештырылды. «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Олимпионик» дигән смена ачылды. Бирегә район мәктәпләреннән сәләтле, олимпиадаларда катнаша торган 50 бала җыелды. Алар лагерьда сәламәтлекләрен генә түгел, үзләре яраткан фәннәрдән белемнәрен дә ныгыта.  Районда 2 ноябрь-дән мәктәп яны лагерьлары да эшли: 20 белем бирү учреж-дениесендә 804 бала ял итә. Аларның ялы ничек оештырылган? Шул турыда кызыксынып, Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбендә булып кайттык. 

Бәтке мәктәбенең «Ал җилкәннәр» – «Алые паруса» лагеренда 115 бала ял итә. Алар яшь аермасы буенча отрядларга бүленгән. Һәр отрядның үз территориясе билгеләнгән, ашханәдә өстәлләре аерым куелган. Балаларга үз отрядларыннан читкә чыгып, башкалар белән якын аралашу тыелган. Мондый кагыйдәләрнең коронавируска бәйле рәвештә кертелгәнен алар аңлый. Ә белеп бетермәүчеләр махсус әзерләнгән белешмә-мәгълүмат тактасыннан укып таныша ала. Отрядлар исемлеге, көндәлек режим, дәресләр һәм эш планы, санитар җыештыру графигы һәм тәртипләре – анда барысы да аңлаешлы итеп язылган. 
Мәктәп директоры Раушания Шаһи-мәрдәнова белдергәнчә, мәктәп яны лагерен ачу өчен күзәтчелек органнарының, шул исәптән Роспотреб-надзорның рөхсәте алынган. Ата-аналар белән алдан килешүләр төзелгән. Лагерьга килгән балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә инструктаж үткәрелгән. 
Лагерьлар эшен оештыруда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча игътибар бирелә. Ә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы өстәмә мәшәкатьләр дә тудыра. «Юридик җаваплылык һәр мәктәпнең үзендә. Оештыручылар, балалар белән эшләүчеләр вазгыятьнең җитди-леген аңлый. Шуны истә тотып, әзерлекне дә алдан башладылар, – дип аңлатма бирде район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ильмира Шәкүрова. – Аларга махсус ярдәмлек буклетлар таратылды. Әлеге кулланма ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан СанПиН һәм коронавирус таралу шартларында санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү кагыйдәләренә таянып әзерләнгән. Өч өлештән торган буклетта лагерь эшен оештырудагы төп юнәлешләр күрсәтелгән: төп таләпләр, коронавирус шартларында эшләү кагыйдәләре, ашатуны оештыру». 
Бәтке мәктәп яны лагеренда 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылар ял итә. Территориягә килеп керүгә үк аларның тән температуралары үлчәнеп язып куела, һәр отрядта махсус теркәү кәгазьләре булдырылган. «Балаларның сәламәтлеген кайгырту – төп бурычыбыз», – ди лагерь башлыгы Тамара Ивыгина. Аның җаваплылыгында лагерьның бөтен тормышы: документлар әйләнеше, ашханәнең эше, оештырыла торган чаралар һәм башка эреле-ваклы бурыч һәм мәсьәләләр. «Быелгы вазгыять чикләүләр кертә, ләкин күңелебезне төшермибез, яратып эшлибез, – дип дәвам итә Тамара Ивановна. – Өлкән сыйныфларда укучылар бик теләп йөри, чөнки алар өчен белемнәрне тирәнрәк үзләштерү, имтихан бирү өчен сайлаган предметлардан белемнәрен ныгыту мөмкинлеге тудырыла. Иртәнге якта безнең «Фәннәр академиясе» эшли: педагоглар бөтен отрядларда да дәресләр үткәрә. Әйтик, дүртенчеләр урта сыйныфка күчәр алдыннан тапшырыла торган контроль эшкә әзерләнә. Балалар белән тугыз тәрбияче шөгыльләнә: төшке аштан соң төрле кызыклы чаралар, уеннар оештыралар, саф һавага алып чыгалар». 
Ата-аналар өчен баланы мәктәп яны лагерена урнаштыру отышлы – нибары 180 сум 25 тиенгә төшә. Ягъни юк кына бәягә балаңның тамагын да, ялын һәм дәресләрен дә бер атна дәвамында (4 һәм 6 ноябьдән кала – 7 көн) кайгырталар дигән сүз. Балалар иртәнге сәгать 8.30дан 14.30га кадәр лагерьда, ә әти-әниләр иркенләп, тыныч кына үз эшләрен эшли. 
Җыеп әйткәндә, көзге мәктәп яны лагерьларын оештыру балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы һәм файдалы. Сүз дә юк, инфекция, йогышлы авырулар комачауламаганда тагын да әйбәт булыр иде. Ләкин әлегә дөньядагы хәл белән исәпләшергә, яраклашырга туры килә. Ни дисәң дә, кеше гомере һәм сәламәтлеге барыннан да кыйммәт бит. 
Балалар лагерьга йөрмәгән очракта да һәр гаиләдә саклану чараларын күрү мәслихәт. Чит кешеләр белән аралашмаска, кунакка, күңел ачу урыннарына йөрүдән тыелып торырга кирәк. Белгечләр фикеренчә, сабыйлар үзләре COVID-19 белән авырмый, алар әлеге явыз вирусны йөртүчеләр булып торалар. Димәк, балаларга олы яшьтәге кешеләрне сакларга кирәклеген искәртү урынлы. 

/ Фото Бәтке мәктәбеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев