Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы-2021» 

Мәләкәс мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Регина Васильева «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының республика этабында Тукай районы данын яклый. Бәйге шушы көннәрдә башкалабыз Казанда уза.

«Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры узган елның декабрь аенда үткән иде. Аның нәтиҗәләре буенча мәктәпләрдән 13 укытучы финалга чыкты. Ә финал 18 һәм 19 январь көннәрендә Князево мәктәбендә үтте. Регина Васильева әлеге этапта конкурсның призеры булды. 2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 26нчы мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2021» конкурсының зона этабы узды, анда Регина Васильеваның эше жюри тарафыннан югары бәяләнде. 
«Ел укытучысы» – иң абруйлы бәйгеләрнең берсе, быел ул 32нче тапкыр оештырыла. Максаты – иҗади эшләүче педагогларны барлау һәм аларга ярдәм күрсәтү, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев