2 апрель 2021 яңалыклары
-
Нәни йолдызлар
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары арасында «Йолдызлык» фестивале өч турда үтте. Анда җирлегебездә яшәүче 450 бала катнашты. «Созвездие»нең дүртенче туры – гала концерт 27 март көнне «Энергетик» мәдәният йортында узды.
-
Хатын-кызлар өчен волейбол чемпионаты
Тукай районы хатын-кызлар командалары авыл җирлеге, предприятие һәм оешмалар арасындагы узачак волейбол чемпионатында көч сынашачак.
-
Талантларны барладык
Үзешчән сәнгать электән үк кешенең тормышында аерым бер урын биләп торган, халык иҗатының бер төре саналган. Безнең Тукай районында да иҗат концертлары гөрләп үтте. Аларда озак еллар сәхнәдән төшмәгән талантларыбыз да чыгыш ясады, чаралар яшьләрне барларга да мөмкинлек бирде.
-
Безнең әнкәй – мировой!
Әтисе сугышка киткәндә Яриягә нибары биш яшь була. Ачлык-ялангачлык, ятимлек, авыр тормыш кызчыкны вакытыннан алда олыларча фикерләргә, уфтанмыйча тормыш арбасын тартырга өйрәтә.
-
«Ел укытучысы-2021»
Мәләкәс мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Регина Васильева «Ел укытучысы – 2021» Бөтенроссия конкурсының республика этабында Тукай районы данын яклый. Бәйге шушы көннәрдә башкалабыз Казанда уза.
-
Диспансерлаштыру дәвам итә
Тукай районы үзәк дәваханәсендә ел башыннан 1750 кеше диспансерлаштыру үткән, шуларның 370енә өстәмә тикшеренүләр билгеләнгән. 131 кешедә беренче мәртәбә авыру ачыкланган, шулардан 53 очрак – эндокрин система, 49 очрак – кан әйләнеше системасы, 5 очрак – ашкайнату органнары, 7 очрак – җенес органнары, 4 очрак – сулыш органнары авырулары. Быел 53 кеше диспансер исәбенә куелган.
-
Хәрби чакырылыш башланды
1 апрельдән хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе старт алды.
-
Бәрәкәтле һәм кунакчыл Тукай төбәге
Тукай районы кичә бөтен Россиядән җыелган татар авыллары эшмәкәрләрен кабул итте.