Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәкәтле һәм кунакчыл Тукай төбәге 

Тукай районы кичә бөтен Россиядән җыелган татар авыллары эшмәкәрләрен кабул итте. 

Бу көннәрдә Татарстанда  Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IX җыены уздырылуын хәбәр иткән идек. Җыен өч көн – 31 марттан 2 апрельгә кадәр бара, һәм аның төп өлеше 1 апрельдә безнең районда үтте. Җыенда катнашучылар авылларга дүрт төркемгә бүленеп чыктылар. 
«Миңнехуҗина М. Н.» крестьян-фермер хуҗалыгына килүчеләрне Равил Миңне-хуҗин белән бергә район башлыгы Фаил Камаев та каршы алды. Фаил Мисбахович хуҗалыкның Бакчасарай авылы җирлегенә ярдәмен, биредәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Миңнехуҗиннарның Венгриядән чиста токымлы нәселле маллар алып кайтуы, сөт җитештерүе, атлар, сарыклар асравы, хәйриячелеккә йөз белән торулары турында сөйләде. Равил Лотфулла улының район Советы депутаты булуын билгеләп үтте. 
Равил Миңнехуҗин: «Бү-генге көндә без тәүлеккә 10 тоннадан артык сөт савып алабыз. Сөтебез бик әйбәт, аны «Данон» компаниясе алып китә», – дип үз эше белән таныштырды. Киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. «Алга таба эшкәртүне җайга салу планыбыз бар. Ул вакытта инде сөтне күршеләребездән дә сатып алырбыз, чөнки без тәүлегенә 40 тонна чимал эшкәртә торган завод төзергә ниятлибез», – диде.
Җыен вәкилләренең тагын бер төркеме белән без «Фәррахов Н. М.» крестьян-фермер хуҗалыгында булдык. Наил Фәррахов та үз гаилә фермасының эшчәнлеге, нинди проблемалар хәл итәргә туры килүе турында сөйләде. Кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 
Хуҗалыкларда булып (исем-
лектә алар тугыз иде), эшмә-кәрләр белән аралашканнан соң кунаклар «Энергетик» мәдәният сараенда пленар утырышта катнаштылар, фикер алыштылар, тәэсирләрен уртаклаштылар. 
Төрле регионнардан җыел-ган фермерлык һәм кече эш-мәкәрлек вәкилләре – барлыгы 500 кеше бәрәкәтле һәм кунакчыл Тукай төбәген күреп, сокланып, хәтта көнләшеп киткәннәрдер, мөгаен. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X