Нәни йолдызлар
Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары арасында «Йолдызлык» фестивале өч турда үтте. Анда җирлегебездә яшәүче 450 бала катнашты. «Созвездие»нең дүртенче туры – гала концерт 27 март көнне «Энергетик» мәдәният йортында узды.
Дүртенче турга үтүчеләр саны һәм сәнгатьнең башка критерийлары буенча Круглое Поле, Комсомолец, Бәтке, Новотроицкое, Биклән, Мәләкәс авыллары мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре һәм гомумбелем бирү мәктәпләре «Иҗади балалар бакчасы» һәм «Иҗади мәктәп» исемле кубоклар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев