Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтихан биреп карыйлар

Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә дәүләт имтиханнарын биреп карый.

«Имтихан биреп карау яңалык түгел, – дип сөйләде мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина. – Ул елга ике мәртәбә оештырыла. Беренчесе ноябрь-декабрь айларында үтте. Икенче мәртәбә имтихан биреп карау февраль азагына-март башына туры килә. Быел да март ае башыннан укучылар имтихан бирү пунктларында тест биремнәрен үтиләр. Тугызынчы сыйныфлар Круглое Поле мәктәбендә рус теле белән математикадан, чын төп дәүләт имтиханнарын тапшырган кебек сынау биреп карый. Ә унберенче сыйныфлар Яңа поселогы мәктәбендәге базада бөтен шартларына туры китереп имтихан бирә». 
Укучыларның белемен тикшереп карау дәүләт чыгарылыш аттестациясенә әзерлек кысаларында, «Белем бирү сыйфатын ачыклау региональ үзәге» белән килешү нигезендә уздырыла. Әти-әниләр һәр тест өчен 350 сум акча түли. Тикшерү тестлары үтү мәҗбүри түгел, әмма балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү өчен катнашучыларның күбрәк булуы әйбәтрәк. Ә эшләр, чын имтихан вакытындагыча, Казанда тикшерелә. 
Имтихан биреп карау чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен билгеләү һәм аларны имтиханнарга әзерләү максаты белән оештырыла. Быел район мәктәпләренең тугызынчы сыйныфын – 304, унберенчене 94 укучы тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев