Көн үзәгендә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бар күңеле – балаларда
Бүген мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә эш- ләүче педагоглар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - тәрби- яче көнен билгеләп үтә. Сабыйларыбызга күз-колак булучы, аларны тәмле ашатучы, уйнатучы һәм елаганда юатучы бу туташлар һәм ханымнар балалар өчен ата-ана- лар эштә чакта икенче әни дә, иң якын кешеләрнең берсе булып тора.
-
Ишегалларына кояш төшсен
«Безнең ишегалды» программасына быел республиканың төрле шәһәр һәм район берәмлекләрендә урнашкан 960 ишегалды керде. Районыбызда исә әлеге программа буенча 7 авыл җирлегендә урнашкан 20 ишегалды төзекләндерергә тиеш.
-
Җилдән җитезләр көч сынашты
Үткән атна шимбәсендә Республикада «Татарстан кроссы – 2023» узды. Ул Бөтенроссия йөгерү көне, «Милләтләр кроссы – 2023» уңаеннан үткәрелде. Тукай районында да әлеге чара бик матур, массакүләм рәвештә оештырылды.
-
«Алдынгылар хәрәкәте»ндә теләкләр чынга аша
Дүшәмбе көнне безнең районга «Алдынгылар хәрәкәте»нең автобус туры килде.
-
Бәрәкәтле көзләр яме
Сентябрь ае мәктәпләрдә укуларның гына түгел, ә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең башлану чоры да әле ул. Үткән атнаның шимбәсендә, Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданчыкта бу көзнең беренче ярминкәсенә старт бирелде. Анда үзләре җитештергән продукция белән гадәттәгечә Тукай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл кешеләре дә катнашты.
-
Авыл матурлыгы – төзек, чиста булуда
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Тукай районында соңгы елларда төрле авыл җирлекләрендә күпфатирлы йорт ишегаллары төзекләндерелеп, матурланды. Быел да әлеге эш районда дәвам итә.
-
Бәрәңгесе дә уңган, чөгендере дә ис китәрлек!
Район хуҗалыкларында кыр эшләре туктап тормый. Атна башына район буенча 40 мең 322 гектар мәйдандагы ашлык суктырылган. Тулаем җыем 96 мең 848 тоннаны тәшкил иткән.
-
Мәләкәс мәктәбе яңа 2023-2024 уку елына белем бирү учреждениеләрен әзерләү нәтиҗәләре буенча Тукай районында мактаулы беренче урынны алды
Сезне лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз! Тырышлыгыгыз һәм эш сөючәнлегегез Сезне искиткеч нәтиҗәләргә китерде - беренче урын!
-
Без бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсен Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез
Республика көне – күп милләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.
-
Район башлыгының Татарстан Республикасы көне белән котлавы
Хөрмәтле тукайлылар!
-
Шилнәбашта – заманча мәктәп ачылды
Мәктәп – кеше тормышында иң мөһим урын. Җиде яшьтән – сабый чагыннан алып үсмерлек чорына кадәрге ара – мәктәп еллары – кеше гомернең иң матур мәле. Әнә шул чорда энҗе бөртегедәй саф күңелле бала зиһененә мәктәптә акны карадан аеру, яхшы-яманны белү төшенчәләре салына, рухи байлык туплана, белем үрләре яулана.
-
РФ Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән “Флаг көненә сәфәр” велоузышын үткәрделәр
Бәйге Теләнче Тамак авылының тарихи өлешеннән, сәүдәгәр Хәлфиннар йорты яныннан башланды, чишмә юлы аша узып ял итү урынына кадәр бардылар. Билгеләнгән урында балалар белән бәйрәм турында әңгәмә үткәрделәр һәм тантаналы рәвештә Россия флагын күтәрделәр.
-
Соңгы берничә елда районыбызда “Авыл көне”н бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Нәкъ шундый бәйрәм Колыш авылында булып узды
Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Тукай муниципаль районы башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы котлады. Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова сәламләде, күңелле яллар теләде, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте.
-
Вакыйгалардан хәбәрдар булырга һәм төп чыганактан актуаль мәгълүмат алырга телисезме?
Районыбызның рәсми төркемнәренә кушылыгыз!
-
Мәктәп ишекләрен киң ачып каршы алачак
Узган елдан да матуррак, чистарак һәм яктырак булырмы мәктәпләр? Менә шундый сораулар белән коралланып, дүшәмбе көн без Кече Шилнә авылы мәктәбенә юл тоттык.