Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бар күңеле – балаларда

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә эш- ләүче педагоглар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - тәрби- яче көнен билгеләп үтә. Сабыйларыбызга күз-колак булучы, аларны тәмле ашатучы, уйнатучы һәм елаганда юатучы бу туташлар һәм ханымнар балалар өчен ата-ана- лар эштә чакта икенче әни дә, иң якын кешеләрнең берсе булып тора.

Бәйрәм көне алдыннан без районы- бызның иң үрнәк балалар бакчаларының берсе, Түбән Суыксу авылында урнашкан "Ак каен" бакчасына юл алдык. Анда без авыл балаларына күп еллар музыка юнәлешендә белем бирүче белгеч Гөлмирә Хәйретдинова белән күрештек.

- Бүгенге көндә безнең балалар бакчасына 72 бала йөри, өч төркем эшләп килә. Тәрбия һәм белем бирү татар телендә башкарылып, бакчабызда 6 тәрбияче, барлыгы 15 хезмәткәр бар. Аллага шөкер, 15 ел дәвамында алар белән бергә дус, аңлашып, матур гына эшләп ки- ләм. Уңышларыбыз да бар. Бууңышларга ирешкән хезмәткәрләребезнең берсе - Гөлмирә Нәкыйп кызы Хәйретдинова. Музыка дәресләрендә балаларны татарча матур җырларга, биергә һәм башкасына өйрәткән белгечебезнең хезмәте нәтиҗәсендә, сабыйларыбызны районда узучы чараларга чакырып торалар, төрледән-төрле бәйгеләрдә дә алар үзләренең сәләтләрен үстерәләр, мөмкинлекләрен киңәйтәләр, - дип сөйләде бакча һәм язмабыз героинясы хакында "Ак ка- ен" мөдире Эльмира Мортазина.

“Көллияткә алмадылар...”

Гөлмирә ханым исә үтә дә сөйкемле, ачык күңелле кеше булып чыкты. Безне ул ишегалдыннан ук каршы алып, бакча эченә дәште.

Гөлмирә Нәкыйповна тумышы белән Чаллы кызы икән. Шундагы мәктәптә укып, яшүсмер һәм яшьлек елларын да шәһәрдә уздырган.

- Балалар белән эшләү минем күптәнге хыялым иде. Чаллыда музыка мәктәбен тәмамлагач, педагогия көллиятенә укырга керергә теләдем. Ләкин мине аннан борып җибәрделәр: "Сез башта музыка училищесына барып карагыз. Анда керә алмасагыз, без сезне һичшиксез алабыз", - диделәр. Минем теләгем - музыка җитәкчесе булу иде. Сабый чагымнан, балалар бакчасына йөргәндә үк үзебезнең музыка буенча дәресләр алып баручы апабызга карап, кызыгып, шундый буласым килә, дип сөйли идем. Һәм менә урау юллар аркылы булса да, теләгемә ирешеп, балалар бакчасына урнаштым. Эш стажымны иң элек шәһәрдәге бакчадан 1998 елда башлап җибәрдем. 2009 елдан бирле шушы Түбән Суыксу авылындагы бакчада эшлим, - ди Гөлмирә Хәйретдинова.

Авылга яшь педагог тормыш иптәше Булат, кызлары Инзилә, Индира белән күчеп кайта. Белеме буенча физкультура укытучысы булган ире дә Гөлмирә ханымны аңлап, аны эшендә һәрвакыт хуплап, тормышта олы терәк булып тора. Хәзерге вакытта исә аларның кызлары инде олы тормыш юлына чыгып, мөстәкыйль шәхесләр. Олы кызлары Инзилә әти-әнисенә быел онык бүләк иткән, кечесе Индира исә Ижау шәһәрендә табиб һөнәре буенча белем ала.

- Балалар бакчасына тәүге тапкыр эшкә килгәч, нинди авырлыклар белән очрашканым онытылган инде. Күрәсең үз һөнәремне яратуым, сабыйларның мине үз итүләре күбесен оныттыргандыр. Үткәннәрем турында да, хәзергесе хакында да бары тикуңай яктан, яратып кына сөйли алам, - дип бу гүзәл ханым янә бер елмаеп куя.

Авыл ба ла сы үз итеп: “Апа”, − дип дәшә

Гөлмирә Хәйретдинованың эш көне иртән-иртүк килеп, бакча дагы сабыйлар белән исәнләшүдән башланып китә.

Хәер, өеннән чыгып, эшкә барган чакта ук ул мәктәпкә юл тотучы балаларның аңа елмаеп, кул болгап сәламләүләрен- нән башланадыр. Чөнки ул аларның кү- бесен музыкага өйрәтеп, мәктәпкә озаткан педагогларның берсе.

- Мондый чакларда бик сөенәм, хезмәтемнең бер дә бушка булмаганын аңлап, тагын да илһамланып эшли башлыйм. Авыл балалары шәһәрнекеләр белән чагыштырганда бөтенләй икенче. Ничектер ягымлыракдип әйтимме… Алар тәрбиячеләр белән "Апа", - дип кенә сөйләшә. Шәһәрдәге сабыйлар миңа тулы исем белән эндәшкәнгә күнеккән- нән соң, монысы бик кызык булып тоел- ды, - ди Гөлмирә Нәкыйповна.

Бакчадагы өч төркемдәге барча бала- ларның хәлләрен белешеп, алар белән сөйләшеп чыкканнан соң, Гөлмирә ха- ным көн дәвамында алар белән мәш ки- лә. Эш сәгатенә карап тормыйча, аларга музыка тәрбиясе бирә, сәләтләрен үстерү, чарлату өстендә хезмәт куя. Мәсәлән, әлеге вакытта алар көзге бал бәйрәменә, төрледән-төрле бәйгеләргә әзерләнәләр. Биюләр, җырлар өйрәнәләр.

Сабыйларның уңышы - аның да җиңүе

Бәйгеләр, конкурслар дигәннән, әлеге вакытта музыка җитәкчесе балалар белән республикакүләм "Сәяр" театр конкурсында катнашырга әзерләнә. Әлеге бәйге ноябрь аенда узса да, бүгеннән үк алар рольләрне өйрәнәләр, үткән елдагыга караганда да уңышлырак чыгыш ясарга максат куялар. Былтыр алар шушы бәйгедә икенче урын яулап алганнар. Ә бу педагогның да, балалар бакчасына йөрүче балаларның да олы хезмәте, тырышлык нәтиҗәсе.

- Уку елы башлану белән безгә катнашырга чакыру белән төрледән-төрле бәйгеләр, конкурслар турында мәгълүмат килә. Ә ул бәйгеләр хәзерге вакытта - бихисап. Катнашырга өлгер генә! Һәм без тырышабыз да. Хәзерге әти-әниләрдә - молодецлар. Барысы белән дә кы- зыксыналар, сабыйларының актив булуын, һәрьяктан үсүләрен телиләр. Алар эш нәтиҗәсен күрәләр, сөенәләр, - дип билгеләп үтә Гөлмирә Нәкыйп кызы.

Сабыйлар артыннан, яраткан апала- ры да калышмый. Төрле чараларда, бәйгеләрдә көчен сыный. Әйтик, Гөлмирә Хәйретдинова "Ел тәрбиячесе" конкур- сында катнашып, үзенә файдалы, кирәкле тәжрибә туплаган.

Шулай да, Гөлмирә Хәйретдинованың шәхси уңышы балаларны үстерүдән, аларга үз юлларын табырга булышудан гыйбарәт. Шуңа күрә дә ул армый-талмый алар белән эшли, балаларга ошар- дай җыр репертуарларын, көйләр эзли, татар телендә музыка тәрбиясен бирү юнәлешендә зур эш алып бара.

- Мин үзебез кечкенә чакта яратып җырлый торган, татар телендәге җырларны өйрәтергә тырышам. Балалар бе- лән татар телендә генә сөйләшәм. Чөнки телебез ул безнең хәзинәбез, мәдәнияте- безнең, милләтебез байлыгы. Һәм белә- сезме, балалар туган телдә җырлар җыр- ларга, аралашырга бик ярата. Шуның өчен тагын бер сөенеп, куанып куясың - дип әйтә язмабыз герое.

Саубуллашкан чакта без Гөлмирә Хәйретдиновага эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, башкарган хезмәтенең алга таба да шулай күпләп сөенеч, канәгатьләнү хисе бирүен теләп, саубуллаштык. Форсаттан файдаланып, тәрбияче көне уңаеннан районыбызның барлык мәк- тәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә хезмәт куючы тәрбиячеләргә, тәрбияче ярдәмчеләренә, балалар бакчасында эшләүче барча хезмәткәрләргә эшләре- нең уң баруын теләп, бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев