Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җилдән җитезләр көч сынашты

Үткән атна шимбәсендә Республикада «Татарстан кроссы – 2023» узды. Ул Бөтенроссия йөгерү көне, «Милләтләр кроссы – 2023» уңаеннан үткәрелде. Тукай районында да әлеге чара бик матур, массакүләм рәвештә оештырылды.

Җитезлектә ярышырга һәм беренче чиратта үз көчләрен сынарга дип чыккан район спортчыларын ял иртәсе чалт аяз күк йөзе, җылы һава торышы белән каршы алды. Сәгать унда башланасы кросска халык тугызга килеп, иң элек теркәү аша узды. Аннары, номерлы майкаларын киеп, яше дә карты да фотога төшәргә, ярыш ачылганчы бер-берсе белән аралашырга тотынды. Без дә ярыш алдыннан кросста катнашучыларның берничәсе белән аралашып алдык.

– Мин кросста инде берничә ел рәттән катнашам. Беренче елны өченче урын алган идем, аннары, башка елларда үз яшьтәшләрем арасында икенче, беренче урыннар яуладым. Бу ярышта да җиңүчеләр өчлегенә керермен дип өметләнәм. Урын алмасам да, күңелемне төшермәскә исәп. Бүген минем белән бергә дусларым, сыйныфташларым Әмирә, Алиса да йөгерәчәк. Алар җиңү яуласа, алар өчен бик сөенәчәкмен. Әгәр дә беребез дә призлы урын алмасак, башка кызлар-малалар өчен шат булачакбыз, – дип фикере, өметләре белән уртаклашты Яңа поселогы мәктәбе укучысы, тугыз яшьлек Айзилә Гарифуллина.

Ә менә Сарман районында яшәүче, Теләнче Тамак авылы мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшләүче 52 яшьлек Фердинант Габдрахманов исә үзенең җиңү яулаячагына чын күңеленнән ышана.

– Бүгенге ярышка бөтен мәктәп коллективы белән килдек. Шәхсән үземнең мондый төр чарада тәүге тапкыр катнашуым. Бөтен җаным-тәнем белән көч сынашырга, җиңү яуларга дәртләнеп торам. Беренче урын алырга дип килдем. Үз көчемә ышанам. Көндәшләремә исә миннән калышмауларын телим. Ярыштагы номерымны истә калдырыгыз – беренче булып киләм! – диде елмаеп ир.

Ниһаять, көтелгән мизгелләр килеп җитте. Спорт бәйрәменә килгән район учрежденияләре, оешмапредприятие вәкилләрен район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сәламләде:

– Хәерле көн, хөрмәтле райондашлар, кунаклар, укучылар һәм спорт ветераннары! Бүген без сезнең белән «Милләтләр кроссына» җыелдык. Район җитәкчелеге исеменнән барыгызга да җиңел старт, финиш сызыгы аша узуыгызны һәм иң мөһиме бүгенге ярышларның травмаларсыз үтүен телим. Барыгызга да уңышлар, бәйрәм белән, – диде.

Аннары, спортчылар алдында ярышның регламенты, трассаны үтү үзенчәлекләре турында районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев сөйләде. Әйтеп үтелгән ярыш кагыйдәләре, аңлатмалардан соң, беренче булып стартка бер километр дистанциягә йөгерүче 13 яшькә кадәр булган балалар тезелде. Алардан соң 3 километрга 13 яшьтән 17 яшькәчә яшүсмерләр, шул ук дистанциягә 18 яшьтән алып олылар ярышты. Иң соңгы булып стартка, бер километрга йөгерергә дип район пенсионерлары һәм ветераннары чыкты.

Стартта кузгалып китү белән егылучылар, трассада бераз адашып йөрүчеләр булса да, кросс травмаларсыз, җәрәхәтләрсез үтте. Без исә финиш сызыгын иң беренчеләрдән булып үткән спортчылар белән сөйләштек.

– Өч километрга бик сирәк йөгерәм. Минем төп дистанцияләр 10-20 километр, ике тапкыр ярыммарафон – 42 километр йөгердем. Чыдамлылык бар инде, йөреп чыгып, җиңү яуларга була. Көн саен йөгерү белән шөгыльләнгәч, нәтиҗәгә ирешергә ышаныч та, дәрт тә бар. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу дисәләр дә, катнашып кына каласы килми, призлы урын да аласы килә инде ул, – дип сөенечен яшермәде 18 яшьтән алып олылар категориясендә беренче урын яулаган, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә комплектлаучы булып эшләүче утыз биш яшьлек Рөстәм Хәмитов.

Инде «Татарстан кроссы – 2023» кысаларында узган Тукай районы ярышының нәтиҗәләрен дә әйтеп үтәргә вакыт җиткәндер. 13 яшькә кадәр булган малайлар арасында I урынны Түбән Суыксу авылыннан Самир Дәүләтов, II урынны Бәтке авылыннан Степан Шишкин, III урынны Яңа поселогыннан Рәзил Имамиев алды. Шул ук яшь категориясендәге кызлар арасында исә I урынны Биклән авылыннан Алия Гыймазиева, II урынны Калмаштан Диана Әхмәтсагирова, III урынны Түбән Суыксу авылыннан Чулпан Гарипова яулады.

13 яшьтән 17 яшькәчә яшүсмерләр арасындагы егетләрдән I урынны Радмир Тәхәветдинов (Кенәз), II урынны Вилдан Иванов (Мәләкәс), I I I у р ы н н ы К а м и л Миңнегәрәв (Кенәз) алды. Кызлар арасында исә пьедесталның I баскычына Кенәздән Аделина Вахитова, II урынга Бикләннән Сабина Насыйбуллина, III урынга Теләнче Тамактан Лиана Зарифуллина күтәрелде.

18 яшьтән алып олылар төркемендә, ирегетләр арасында иң җитезе дип «ЧаллыБройлер» хезмәткәре Рөстәм Хәмитов танылды. II урынны Күзкәйдән Альберт Габдуллин, III урынны Новотроицкоедан Илья Комолкин алды. Хатын-кызлар арасында әлеге төркемдә I урынны Яңа поселогыннан Әлфия Майснер, II урынны «Шәфкать» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Гөлнур Исмәгыйлева, III урынны Калмаштан Алсинә Гарипова яулады. 60 яшьтән һәм өлкәнрәк булган спортчы ир-атлар арасында иң җитезе Калмаштан Вячеслав Ермошкин булып чыкты. Аңардан соң II урынны Шилнәбаштан Николай Исаев алды, ә III урынга Яңа поселогыннан Илсур Шәрәфиев калды. 55 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар төркемендә I урынны Күзкәйдән Илгизә Нуруллина яулады, II урынны район хакимиятеннән Резеда Шәйдуллина, III урынны Бикләннән Нурисә Гыйнниятуллина яулады. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр белән бүләкләнеп, истәлеккә фотога төштеләр.

Без исә мондый спорт чараларының алга таба дәвам итүенә ышанып, «Татарстан кроссы – 2023» ярышында катнашучыларга алдагы ярышларда уңышка ирешүләрен, ә призерларны җиңүләре белән котлап калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев