Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Алдынгылар хәрәкәте»ндә теләкләр чынга аша

Дүшәмбе көнне безнең районга «Алдынгылар хәрәкәте»нең автобус туры килде.

Моңарчы, 4 сентябрьдән башлап ул Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Арча, Әтнә, Питрәч, Балтач районнарында булды. Ике параллель маршрутта эшләүче әлеге тур 11 сентябрьдә Тукай районында – Яңа поселогы мәдәният йортындагы очрашуда булып, соңыннан Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә юл тотты.

Балалар һәм яшьләрне берләштерү максатыннан оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте» моңарчы шундый турны июль аенда уздырган иде инде. Ул вакытта ул Татарстанның 14 төбәгендәге 20 лагерьда булды. Шушы вакыт эчендә хәрәкәтнең эшчәнлеге белән 3700дән артык бала һәм яшүсмер танышты.

Бу юлы да хәрәкәт спикерлары: республика яшьләре белән бер дулкында булган, яшь буынның кызыксынуларын, теләкләрен аңлаган егет-кызлар хәрәкәт турында сөйләп, мавыктыргыч әңгәмәләр, интерактив уеннар алып барды.

Мөмкинлекләр хәрәкәте

Безнең Тукай районы укучылары «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләрен бик җылы каршы алдылар. Спикерларның һәр чыгышын алар дәррәү алкышлар, күңелле авазлар белән сәламләде

– Хәрәкәтнең төп максаты – балаларга, яшүсмерләргә үзеңне күрсәтү, төрле өлкәләрдә уңышка ирешү, үз юлыңны табу өчен мөмкинлекләр бирү. Россия Федерациясендә 12 төрле юнәлеш эшли, Татарстан Республикасында – 13. Унөченче юнәлеш ул туган тел юнәлеше. Шулай ук хәрәкәттә спорт, мәдәният, иҗат, фән һәм башка шундый юнәлешләр эшли. Әгәр дә баланы кызыксындырган юнәлеш буенча мәктәптә түгәрәк яки секция юк икән, без аны булдыру, булышу юлларын карыйбыз. Без аларның ярдәмчеләре, – дип сөйләде «Алдынгылар хәрәкәте» туры модераторы Әдилә Фәттахова. – Биергә телисеңме? Әйдә, биик! Җырлыйсың киләме? Рәхим ит! Без сиңа булышачакбыз. «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушылырга теләүчеләр исә һәр районда хәрәкәтнең төбәк җитәкчесе белән элемтәгә керә алалар. Әгәр дә ниндидер сәбәп белән бу мөмкин түгел икән, балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр безгә социаль челтәрләр аша да мөрәҗәгать итә алалар. Без һәрвакыт элемтәдә торабыз һәм һәрчак аралашуга әзер, – дип тә өстәде хәрәкәт вәкиле.

Аннары Яңа поселогы мәдәният йортының тамаша залында утыручы балаларга һәм яшүсмерләргә хәрәкәтнең юнәлешләре турында кызыклы формада сөйләп алдылар, аларны сәхнәгә, спикерлар белән бергә бию флешмобына да дәштеләр. Һәм районыбыз яшьләре үзләрен кыстаттырмады да! Күбесе сәхнәгә менеп, остазлык юлын сайлаган Казан кунаклары белән биеделәр дә, җырладылар да. Спикерлар исә моңа бик куанып: «Сезнең балаларыгыз шундый актив, максатчан», – дип, районның хәрәкәт җитәкчелегенә бик күп яхшы сүзләр әйтте.

Шулай ук, әлеге чарада «Алдынгылар хәрәкәте»нең Тукай районы буенча җитәкчесе Айрат Насыров та чыгыш ясады.

– Минем сезгә әлеге хәрәкәттә үзегезне табарга, сәләтегезгә, булган белемнәрегезгә кулланып, шәхес буларак үсүегезне телим. «Алдынгылар хәрәкәте» тәкъдим иткән мөмкинлекләр белән сез безнең республика яшьләре белән генә түгел, илебезнең башка төбәк һәм башка ил яшьләре белән дә аралашып, фикерләрегез, тәҗрибә белән уртаклаша аласыз. Нинди дә сорауларыгыз туса, хәрәкәткә кушыласыгыз килсә, сез минем белән элемтәгә керә аласыз, – дип Айрат Марат улы укучыларны сәламләп, үзе белән таныштырды.

Балаларның үз төбәкләрендә үткән чараларда гына түгел, башка төбәкләргә барып, үз яшьтәшләре белән аралаша алалар дигәннән, бу бер дә буш сүз түгел. Күптән түгел Болгарда узган «Дуслар» форумы моның дәлиле. Әлеге форумда 40 илдән артык балалар, яшүсмер катнашты.

«Биредә «үсәргә» телим»

Хәрәкәт спикерлары яшьләрне кызыксынуларына карап җиде төркемгә бүлеп, төрле бүлмәләргә тар а лдылар. Анда а лар үз юнәлешләре буенча уеннарда катнаштылар, сораулар биреп, үзләре өчен яңа мәгълүмат алдылар.

– Әлеге очрашуда мин хәрәкәттә күпме юнәлеш булганын белдем. Һәм үзем өчен татар теле белән бәйле юнәлешне сайладым. Минем өчен татар теле якын, чөнки минем әнием дә татар теле укытучысы, аннары мин татар теле буенча олимпиадаларда да, конкурсларда катнашам, – дип чарадан калган фикерен әйтте Күзкәй авылннан килгән уналты яшьлек Ләйлә Авзалова.

Яңа поселогыннан булган унбиш яшьлек Наилә Насыйбуллина да тәэсирләре белән уртаклашты: – «Алдынгылар хәрәкәте» мине яңа дуслар табу һәм иҗат юнәлешендә үсәргә ярдәм итү урын буларак кызыксындыра. Мин үзем унбер ел бию белән шөгыльләнәм һәм әлбәттә, алага таба да шушы юнәлештә камилләшү, яңа уңышларга ирешү максаты бирегә китерде. Һәм шушы очрашудан соң мин ныклап торып шушы хәрәкәткә кушылырга телим дигән фикергә килдем, – диде яшүсмер.

Менә шулай күңелле дә, файдалы да үтте район балалары һәм яшүсмерләре өчен «Алдынгылар хәрәкәте» автобус туры кысаларында узган очрашу. Һәр бала биредә үзен кызыксындырган сорауларга җавабын, фикердәшләрен һәм теләктәшләрне тапкандыр дигәнгә чын күңелдән ышанабыз. Хәрәкәткә кушылырга ниятләгән һәм инде аның әгъзалары булган яшьләребезгә исә максатларына ирешүләрен, яңадан-яңа дуслар белән очрашуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев