Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авыл матурлыгы – төзек, чиста булуда

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Тукай районында соңгы елларда төрле авыл җирлекләрендә күпфатирлы йорт ишегаллары төзекләндерелеп, матурланды. Быел да әлеге эш районда дәвам итә.

Атна башында район башлыгы Фаил Камаев ТРсы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасының гамәлгә ашырылуына кагылышлы күчмә киңәшмә уздырды.

Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Тукай РЭСы начальнигы Артур Фәрдиев, «Автострой» оешмасы җитәкчесе Сергей Фрикк, «Бәтке коммуналь челтәрләре» ҖЧҖе директоры Григорий Петров, «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте директоры Риф Миңнекаев катнашты.

Шулай ук киңәшмәдә Биклән, Мусабай-Завод, Борды авыл җирлеге башлыклары да катнашты.

Фаил Мисбах улы программа кысаларында башкарылган һәм алып барылучы эшләр белән танышып чыкты. Киңәшмә барышында ул төзелеш эшләрен төгәлләүне тизәйтергә, ишегалларын гына түгел, ишегалды янындагы территорияләрне дә тәртипкә салырга, чүптән арындырырга киңәш итте. Шулай итеп, “Безнең ишегалды” программасы - ишегалды территориясен төзекләндерү, уен мәйданчыкларын ремонтлау һәм яңарту, ял итү зоналарын һәм мәйданчыкларын төзекләндерү, шулай ук ишегалларын заманча куркынычсызлык системалары белән җиһазландыру өчен эшләнә һәм гамәлгә ашырыла торган проект.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев