Ишегалларына кояш төшсен
«Безнең ишегалды» программасына быел республиканың төрле шәһәр һәм район берәмлекләрендә урнашкан 960 ишегалды керде. Районыбызда исә әлеге программа буенча 7 авыл җирлегендә урнашкан 20 ишегалды төзекләндерергә тиеш.
Татарстан Республикасы бюджетыннан Мәләкәс, Борды, МусабайЗавод, Биклән, Комсомолец, Кенәз, Шилнебаш авыл җирлекләрендәге ишегалларын төзекләндерүгә җәмгысы 118,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 95 миллионы юл эшләренә, 11,9 миллион сум уен мәйданчыклары, атынгычлар ише җиһазлар сатып алуга, шуның кадәр үк акча яктырту эшләренә каралган.
Бу атнаның сишәмбесендә район башлыгы Фаил Камаев төзекләндерү эшләрен башкаручы подрядчылар, белгечләр, җирлек башлыклары катнашындагы комиссия белән янә «Безнең ишегалды» программасына кергән җирлекләргә чыкты. Беренче чиратта район хакиме программаның ни рәвешле гамәлгә ашырылуы белән танышып чыкты. Шулай ук, ишегаллары янындагы территорияләрне дә карап, моңа кадәр үткән объезд вакытында киңәш ителгән эшләрнең башкарылу-башкарылмавын да тикшерде. Мәсәлән бу: территорияләрне ташлардан арындару, җирне тигезләү, булган чүпне түгү, агачларны кисү һәм башкасы. Аерым игътибарны Фаил Мисбах улы күпфатирлы йорт янындагы җирләрдә кешеләрнең бакча тотуларын юнәлтте.
– Әгәрдә авыл кешесе чыннан да ул җирләрдән файдаланып, бакча тота, яшелчәсен, чәчәкләрен үстерә икән – яхшы, авыл җирендә кеше мондый эшкә тартылып тора, ярата. Ләкин шуның белән бергә ул бакчаларны алар тәртипкә китерергә тиеш: коймалары ауган икән – төзәтергә яки алыштырырга кирәк, – диде ул.
Ишегаллары янындагы территорияләрдә булган сарайларны сүтү, гаражларны башка урынга күчерү исә җирлек башлыкларына йөкләнде. Аннары, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр утырткан агачларны да күчереп урнаштырырга кирәк, дигән фикер дә әйтелде. Чөнки күп очракта, яхшы ният белән башкарылган бу эшләр, йортта яшәүчеләр өчен кире ягы белән чыга. Ник дигәндә, зур итеп үсүче агачларны йортка якын утыртып, ул агачларның тамырлары үскән саен йорты әйләндереп алган таш җәймәне «отмостка»ны вата, җимерә икән. Яңгырлар яуганда, кар эрегәндә булган сулар эллекечә шул отмосткадан агып төшеп җиргә түгел, ә җимерелгән урыннан йортның фундаментына, подвалга эләгеп, бинаның техник сыйфатларын боза. Йорт яннарында зур агачларны утыртмаска кирәк, дигән сүз берничә тапкыр әйтелде.
Шулай да, төзекләндерү эшләре этаплап, үз вакытында башкарыла тора. Әйтик, Борды авылында үткәрелгән эшләрнең нәтиҗәсен күргән район башлыгы гаҗәпләнүен яшермәде. Биредә, авылның мәдәният йортыннан ерак түгел урнашкан йорт артындагы җирләрдә моңарчы кеше буе кадәрле чүп үләннәре үскән. Ул урыннан җәяүләп тә, машина белән дә узарлык булмаган. Комиссиянең бер килүендә шул урынны тәртипкә салырга кушылган иде. Җирлек җитәкчелеге бу кимчелекне шунда ук төзәтеп тә куйган. Чүп үләннәрен чабып, ул җирләрне чистартканнан соң, олы юлга кадәр бар нәрсә дә күренеп, чисталык күзне иркәләп тора.
– Бу урынны тәртипкә салганнан соң, ул шундый кыяфәттә булыр дип, шуның кадәр матурланып калыр дип күз алдына да китермәгән идем, – дип башкарылган эшләргә сокланып, исе китеп карады Фаил Мисбах улы.
Объезд ахырында исә Фаил Камаев: «Җирлекләрдә барган төзекләндерү эшләрен тагын да тизләтеп, сентябрь ахырына төгәлләсәк – яхшы булыр иде», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев