Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәп ишекләрен киң ачып каршы алачак

Узган елдан да матуррак, чистарак һәм яктырак булырмы мәктәпләр? Менә шундый сораулар белән коралланып, дүшәмбе көн без Кече Шилнә авылы мәктәбенә юл тоттык.

Кече Шилнә мәктәбен игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Авыл башыннан ук күренә ул. Без килгәндә дә ишегалдындагы сары мәктәп автобуслары, яңартылган флагштокларда җилфердәп торган Россия һәм Татарстан Республикасы әләмнәре белән сәламләде ул безне. Бина эчендә исә безне мәктәп директоры Рүзәл Сафин каршы алды.

Яңартылган ашханә

– Ремонт эшләрен июнь аеннан башлап җибәргән идек. Беренче чиратта безгә дәүләт программасы буенча мәктәп ашханәсен капиталь төзекләндерү эше керде. Ашханәгә яңа җиһазлар: плитәләр, стеллажлар, раковиналар, туңдыру ларьләре, иттарткыч кайтартылып, вытяжкалар, яктырту лампалары яңартылды. Шулай ук стеналарга яңа плитәләр ябыштырылып, декоратив штукатурка, эленмәле түшәм ясалды. Җәмгысы 5 млн. 400 мең сумга якын суммага җиһазлар алынып, төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләрне исә биредә «Барс» оешмасы үти. Яңартылган ашханә яңа уку елында 460 балага хезмәт күрсәтәчәк, – дип, мәктәп буенча экскурсияне Рүзәл Илдус улы ашханәдән башлап җибәрде.

Шулай ук ашханәдәге 16 өстәлнең өсләре дә шушы көннәрдә яңартылып бетереләчәк. Әлеге максатка 60 мең сумга якын акча тотылган.

Аннары, директор белән без спорт залының чишенү бүлмәсенә үтәбез. Биредә иганәче ярдәме белән идәнгә, стенага плитәләр ябыштырылып, шулай ук декоратив штукатурка ясалган. Әлеге эшләрне шушы мәктәптә белем алучы укучының әтисе Юрий Зеленин башкара.

– Иганәче ярдәме белән биредә 67 мең 933 сумлык эшләр эшләнде инде. Бу суммага материаллар да, кеше хезмәте бәясе дә керде. Юрий Сергеевич төзелеш материалларын сатып алу белән үзе шөгыльләнгәнгә һәм эшләрне аның кешеләре башкарганга күрә, чыгымнар азрак булды. Хәзерге вакытта аның белән бергә раздевалканың түшәмен агартыргамы яки эленмәле түшәмнәр ясаргамы дигән сорауны хәл итәбез, – диде Рүзәл Сафин.

Ремонт, балалар саны, яңа мәктәп турында

Чиратта – уку кабинетлары. Мәктәп директоры белән башлангыч сыйныф бүлмәләре буенча узабыз. Әтиәниләрнең ярдәме белән биредә стеналар буялган, тәрәзәдәге жалюзилар яңартылган. Нигездә, мәктәпнең барлык уку бүлмәләрендә дә һәр елдагы гадәт буенча косметик ремонт башкарылган. Шулай ук аларның күбесендә яктылыкны да алыштырганнар. Бу эшләрдә мәктәпкә үз теләкләре белән әти-әниләр дә, иганәчеләр дә булышлык күрсәткән. Сүз уңаеннан, Рүзәл Илдус улы белән быел укырга килүче балалар турында да сөйләшеп алдык.

– Бүгенгесе көндә, беренче сыйныфка укырга керүче балаларның әтиәнисеннән 56 гариза кабул ителгән. Ә гомумән, яңа уку елында мәктәбебездә алдан әйткәнемчә – 460 бала белем алачак. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: уку процессы бездә ике сменада башкарылачак. Бу әлбәттә ата-аналар, балалар, педагоглар өчен җиңел түгел, ләкин без Кече Шилнә мәктәбендә укырга теләүче балаларның берсен дә кире какмаска тырышабыз. Яңа мәктәп төзүгә бәйле сорауларга килгәндә, районыбыз башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев бу мәсьәлә буенча эшли һәм киләсе елда әлеге юнәлештә төзелешкә башлангыч бирелер дип фаразлана, – диде директор.

Мәктәпкә яшьләр килә

Шулай сөйләшеп, кабинетларны карап йөргән чакта, классларның берсендә яшь мөгаллим Марина Доронина белән танышабыз.

– Педагогия көллиятен тәмамлагач та бирегә эшкә килдем. Чөнки, студент чагымда ук Кече Шилнә мәктәбе турында күп ишеткән идем. Укуымны тәмалагач та ике уйлап тормадым – шушы мәктәпне сайладым. Хәзер миңа 22 яшь һәм биредә мин өченче елымны эшлим, башлангыч сыйныф балаларына белем бирәм. Директорыбыз бик яхшы, коллектив белән дә уртак тел табам. Мин килгәндә мәктәп коллективында өлкән яшьтәге укытучылар шактый иде. Хәзер яшь педагоглар килә башлады. Минем өчен бу бик сөенечле хәл, – дип сөйләде мөгаллим.

Марина туташ үзенең әти-әниләр белән ничек эшләве, аларның бик ярдәмчел булулары турында да әйтеп үтте. Директор да Марина Доронина турында: «Бик өметле, сәләтле педагог», – дип, аның эшенә уңай бәя бирде. Укытучыга исә эшләрендә уңышлар теләп, без Рүзәл әфәнде белән мәктәп ишегалдына, бакчасына юл алдык.

– Балаларны мәктәпкә йөртү өчен быел тагын бер яңа «ГАЗ» автобусы кайтты. Яңасы белән бергә барлыгы дүрт автобусыбыз бар. Аларның барысы да төзек, эшкә әзер. Аннары, бу җәйдә мәктәп алдындагы һәм артындагы баганаларга лампалар куйдык. Хәзер караңгы төшкәндә мәктәп бөтен яктан да яктыртылачак. Әзерлек эшләрен тулысы белән тәмамлауга килгәндә, барлык юып-чистарту, җиһазларны кабинетлар буенча урнаштырып бетерү эшләрен 25 августка төгәлләячәкбез. Балаларның килүен түземсезләнеп көтәбез, – диде хушлашканда Рүзәл Сафин.

Шулай булсын да. Бу көздә мәктәп үз укучыларын һәр елдагыча матурланып, ишекләрен киң ачып каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев