Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Шилнәбашта – заманча мәктәп ачылды

Мәктәп – кеше тормышында иң мөһим урын. Җиде яшьтән – сабый чагыннан алып үсмерлек чорына кадәрге ара – мәктәп еллары – кеше гомернең иң матур мәле. Әнә шул чорда энҗе бөртегедәй саф күңелле бала зиһененә мәктәптә акны карадан аеру, яхшы-яманны белү төшенчәләре салына, рухи байлык туплана, белем үрләре яулана.

Укучыга гомуми яисә урта белем алу чорында мәктәп мохиты, андагы уңай шартлар, инновацион технологияләр зур йогынты ясый. Замана таләпләре – югары. Уртак сөенечкә, республикабызда, районыбызда заманча мәктәпләр елдан-ел күбрәк ачыла.

Августның 23 ендә Шилнәбаш авылында «Мәгариф» милли проекты кысаларында 100 урынга исәпләнгән заманча мәктәп ачылды. Бу мөһим вакыйгада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эльмира Низамиева, район мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче педагоглар, авыл җирлекләре башлыклары, хакимияттә төрле вазыйфа башкаручы җитәкчеләр катнашты. Шилнәбашлыларның шатлыгын уртаклашырга район авылларыннан байтак кунак килгән иде.

Бәйрәм тантанасы «ЭнҗеЖемчуженки» балалар хореография коллективы башкаруындагы искиткеч матур чыгыш белән башланды. Беренче сыйныфка керәчәк балаларның яттан шигырь сөйләүләре тантанада катнашучыларны битараф калдырмады – сабыйларга алкышлар яуды.

Бәйрәм чарасының рәсми өлеше район башлыгы Фаил Камаев чыгышы белән башланды. Ул иң элек шушы куанычлы вакыйга белән укучыларны, педагогларны, ата-аналарны һәм килгән кунакларны тәбрикләде. Замана таләпләренә тулысынча җавап бирерлек мәктәпле булуыбызда зур өлеш керткән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов адресына, ТР мәгариф һәм министрына зур рәхмәтләрен җиткерде. «Мәктәп төзелеше республика һәм федераль бюджеттан финансланды. «Госстройсервис» хезмәткәрләренә, төзүчеләргә рәхмәт – тиешле вакытына мәктәпне сафка бастырдылар. Биш ел эшләү чорында районыбызда өч балалар бакчасы, бер мәктәп сафка басты (өч мәктәпкә капиталь ремонт ясалды). Вәзгыять катлаулы булуга да карамастан, «Мәгариф», «Демография» милли проектлары кысаларында республика һәм федераль бюджет хисабына социаль объектлар төзүне дәвам итәчәкбез. Мәктәп – искиткеч. Балалар, сезгә рәхәтләнеп укырга да укырга гына кирәк. Педагогик коллективка укыту-тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешүдә уңышлар юлдаш булсын. Тагын бер кат шушы истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрик итәм. Яңа уку елы уңышлы булсын. Илләр-көннәр имин булсын!» – дип изге теләкләрен ирештерде.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгышын тәбрик сүзләре белән башлады. Республикабызда мәгариф, белем бирү системасын үстерүдә башкарылган кайбер эшләргә тукталды. «Быел республикабызда җәмгысе 9,5 мең урынга исәпләнгән унбер мәктәп төзелеп сафка басты. Иң беренче булып яңа мәктәпләр ачу эпопеясын сезнең район җирлегеннән башладык. Республика Рәисе тырышлыгы, мәгариф өлкәсен кайгыртуы сәбәпле шушындый заманча, инновацион технологияләргә корылган мәктәпләр ачыла. Белем учагының тышы да, эче дә – искиткеч: матур, пөхтә, заманча һәм эчтәлеге бай. Иң мөһиме – мәктәптә балаларның шат авазы тынып тормасын, уку йорты белемле, үз эшен ихластан башкара торган педагоглар белән тулысынча комплектлансын. Бу юнәлештә дә төрле чаралар күрәбез. Сезнең район җитәкчесе бу яктан зур кайгыртучанлык күрсәтә. Тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт. Исән-сау булып белем алу һәм белем бирү юнәлешендә бергәләп иҗтиһад итәргә язсын», – диде.

Аннары район башлыгы һәм министр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе буенча беренче сыйныфка баручы җитмеш җиде балага мәктәп әсбаплары тутырылган портфельләр өләште.

Тантананың иң дулкынландыргыч өлеше – мәктәпнең символик ачкычын тапшыру мизгеле булды. Шилнәбаш гомумбелем бирү мәктәбе директоры Татьяна Калугина «Газстройсервис» ҖЧҖе директоры Равил Ярмиев кулыннан символик ачкычны кабул итеп алды.

Мәктәп ишекләре укучы балаларга ишекләрен киң итеп ачты. Балалар, ата-аналар, килгән кунаклар мәктәпнең эчен карадылар. Кайбер ата-аналар үз фикерләрен белдерделәр. Марта Викторовна Столярованың кызы Виктория тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк икән. Викториянең шатлыгы йөзенә чыккан. Ул: – Түземсезләнеп 1 сентябрьне көтәм. Бу мәктәпкә йөгерә - йөгерәкилергә әзермен, – ди. Марта Викторовна: «Балалар тормышында зур вакыйга – мәктәп елларын сагынып сөйләрлек иткән биналы булдык. Улыбыз Тимофей быел тугызынчы класска керә. Шәһәрнекенә биргесез шундый мәктәп белән сөендергәннәре өчен республика Рәисенә, район башлыгына рәхмәтебез чиксез. Биредә балага һәрьяклап үсү өчен барлык шартлар тудырылган. Балаларыбыз иҗади шәхесләр тәрбияләрлек итеп төзелгән мәктәптә укыячак. Төзүчеләр, шушы зур социаль объектны сафка бастыручылар үз эшләренә бик җаваплы караганга тиешле вакытында мәктәп ачылды. Рәхмәт барысына да», – дип бәйрәм тантанасына килгән ата-аналар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Тантаналыкөндә балаларның шат авазларына чалт аяз күк йөзендәге кояшның елмаюы тагын да ямь өстәде – бәйрәм нуры булып еракларга таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев