Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәрәкәтле көзләр яме

Сентябрь ае мәктәпләрдә укуларның гына түгел, ә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең башлану чоры да әле ул. Үткән атнаның шимбәсендә, Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданчыкта бу көзнең беренче ярминкәсенә старт бирелде. Анда үзләре җитештергән продукция белән гадәттәгечә Тукай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл кешеләре дә катнашты.

Иртәнге тугызда башланып китәсе ярминкәгә шәһәр кешесе иртән-иртүк сәгать җидедән үк агыла башлады. Биредә кулларына олы букчаларын, кәрҗиннәрен тоткан, тәгәрмәчле арбаларын тартып барган өлкәннәр дә, җиңел машинага утырып, күпләп бәрәңгесен, кишерен, суганын һәм башкасын алырга дип килүче яшьләр дә, урта буын кешеләре дә бар иде. Ярминкә урынында Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре көче белән бәйрәм концерты да оештырылып, кояшлы, матур ял көненә тагын бер ямь эстәп торды.

– Авыл хуҗалыгы ярмикәләренә мин һәрвакыт, бер көнен дә калдырмыйча йөрим. Менә бүген дә сәүдә рәтләреннән узып, тәкъдим ителүче азык-төлек төрлелеге, бәйләр белән танышырга дип чыктым әле. Гадәттә мин биредә ит, авыл йомыркасы ише продукцияне сатып алам. Бу юлы да өйгә буш кайтып китмәм дип уйлыйм, – дип сөйләде безгә ярминкәгә төшүче Гөлсинә Хәйдарова.

Без дә аңа ияреп, сәүдә чатырлары тезелгән ярминкә мәйданына юл алдык.

Итеннән алып чәчәгенә кадәр

Әлбәттә, һәр сатып алучыны кызыксындырган нәрсә – продукциянең ассортименты һәм бәяседер ул. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, әлеге дә баягы азык төрлелеген тикшерә, карый башладык.

Рәтләренең беренчесенә килеп керү белән үзебезнең район җирлекләре сәүдәгәрләренә тап булабыз. Боерган, Мәләкәс, Түбән Суыксу һәм башка авыл җирлекләре үзләренең чатырларын матур итеп чәчәкләр, көзге букетлар белән бизәгәннәр, өстәлләрендә тезеп салынган ит, балык, сөт продукциясен дә бизәкле җәймәләрдә урнаштырып, уенчыклар, башкасы белән матурлаганнар. Борды авыл җирлеге исә чатыр янына өстәл куеп, шәһәр халкына самаварда кайнап торган кайнар чәен, өчпочмаклар тәкъдим итте, тәмләп чәй эчүчеләр өчен биредә кайнатмасы, балы да бар иде. Аннары, сатучылар сатып алучыларны матур милли костюмнар киеп тә каршы алды. Бизәкле яулыкларын башларына салган, йөзләрендә елмаюлары балкып торган сәүдәгәрләрдән халык өзелмәде.

Ит, балык, сөт эшләнмәләреннән башка ярминкәдә бал, умартачылык продукциясен, бәрәңге, кишер, суган, кабак ише яшелчәләр, җиләк-җимеш, җылы кием-салым, чәчәк, җимеш агачы һәм куак үсентеләрен һәм башкасын да сатып алырга була иде.

«Бәяләр үткән елдагыча»

Бәяләргә килгәндә, безнең районнан гына түгел, Сарман, Минзәлә, Зәй кебек якын-тирә һәм шулай ук ерак районнардан килгән җитештерүчеләр үз продукцияләрен үткән ел бәяләреннән сатты.

– Ел саен шушы көзге ярминкәләргә килеп бал белән сату итәбез. Нигездә бу чәчәк, карабодай баллары. Бәйләрне күтәрмәдек. Алар үткән елдагыча: чәчәк балының өч литры – 1500 сум, карабодай балының шундый ук күләме – 1800 сумнан, – диде безгә Сарман районыннан килгән Альмира Фәзуллина.

Бәрәңгенең, кишер, суганның килограммын 20-25 сумнан алырга була иде. Балыкның бер килограммын 100 сумнан 300 сумга кадәр, укроп, яшел суган, петрушка кебек яшеллекне дә биредә килограммлап 350 сумга саттылар. Ит һәм ит продукциясе бәяләре дә төрлечә – күңелеңә хуш килгәнен табарга була иде.

– Итебезгә булган бәяләр әлегә былтыргы кебек. Итнең төренә карап, килограммын 450 сумнан 680 сумга кадәр сатабыз. Аллага шөкер, әлегә сәүдә яхшы бара, зарланмыйм, – дип Бордыбаш авылы фермеры Радик Шәкүров та бәйләр турында сөйләп алды.

«Ярминкәне көтеп алабыз!»

Шәһәр кешеләре белән дә сөйләшеп алабыз. Аларның күбесенең кәефе яхшы, кулларындагы букчалары да буш түгел.

– Ярминкәнең беренче көне бүген. Көтеп алдык. Рәтләрне йөреп чыгып ит, ит эшләнмәләрен сатып алдык. Бәяләр дә кыйммәт түгел, молодцы! Кибетнекеннән бер 10-15 процентка очсызрак, – дип фикере белән уртаклашты Вәлирахман Газимов.

Ире Валерий белән капчыгы-капчыгы белән бәрәңге сатып алган Елизавета Пирогова да бәяләрдән канәгать.

– Бүген ярминкә өчен махсус сөйләшеп куелган кебек көне бик матур, җылы. Сәүдә рәтләреннән үзеңә кирәкле әйберләрне кара, эзлә генә. Без менә тормыш иптәшем белән килограммы 20 сумнан булган өч капчык менә шундый гарәбә кебек сары, эре бәрәңгеләр сатып алдык. Бүгенгә шул. Киләсе атнага тагын килеп, бәйләрне карап китәрбез әле, дип ниятәп торабыз. Бәлки ул вакытка азык-төлек ассортименты да күбәер әле, кем белә, – диде Елизавета Григорьевна.

Менә шулай үтте көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенең беренче көне. Шәһәр ярминкәләре һәр атна саен, шимбә көнне эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев