13 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Исерек килеш руль артына утырган
29 августта кичке сәгать унда Комсомолец авылында «Нива» автомашинасы туктатыла, аның йөртүчесе, 58 яшьлек кеше, исерек хәлдә була.
-
Мунчасыз калдылар
Тугызынчы сентябрьдә төнге сәгать унынчы яртыда янгын диспетчеры пультына «Лазурный» бакчачылык ширкатендә мунча януы турында сигнал килә.
-
Авылларда ярминкәләр оештырыла
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Тукай районының дүрт авылында җитештерүче предприятиеләр, фирмер хуҗалыклары, авыл җирлекләре катнашында ярминкәләр узачак.
-
Үз теләге белән
Тукай районы Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Камалов үз теләге белән вәкаләтләрен тапшырды.
-
”Тоннель” операцияләре көтелә
15 сентябрьдә Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Кече Шилнә авылы юлында автомобильләрдә балаларны махсус җайланмаларга утыртып йөртмәүче машина хуҗаларын ачыклау буенча оператив профилактика чарасын үткәрә.
-
Якташыбыз белән хушлаштык
Тукай районында хәрби операция зонасында һәлак булган 23 яшьлек сугышчыны җирләделәр.
-
Кыр эшләре төгәлләнү алдында
Район аграрийлары бөртекле культураларны җыеп бетерделәр, 40322 гектар җирдә игеннәр суктырылды.
-
Бәрәкәтле көзләр яме
Сентябрь ае мәктәпләрдә укуларның гына түгел, ә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең башлану чоры да әле ул. Үткән атнаның шимбәсендә, Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданчыкта бу көзнең беренче ярминкәсенә старт бирелде. Анда үзләре җитештергән продукция белән гадәттәгечә Тукай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл кешеләре дә катнашты.