Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыр эшләре төгәлләнү алдында

Район аграрийлары бөртекле культураларны җыеп бетерделәр, 40322 гектар җирдә игеннәр суктырылды.

Тулаем җыем 97100 тонна тәшкил итте. Игеннәрнең уңышы гектардан 24,1 центнер чыкты. Бүгенге көндә район кырларыннан 150 гектар кукуруз һәм 150 гектар карабодайны җыеп алырга кирәк. Рапсны урып-җыю тәмамлануга таба бара, быел бу культурага 4246 гектар җирдә үсә.

Бәрәңге уңышын җыю бара. Безнең районда икенче икмәкне « Шилнә» ширкәтендә һәм Минталип Миңнехановның фермер хуҗалыгында уңышлы үстерәләр.

Районның барлык хуҗалыкларында хәзерге вакытта кукурузны силоска салу дәвам итә, бу эш өчтән бер өлешкә тәмамланган. Силос траншеяләренә 18500 тонна бу культура салынган.

«Кама» агрофирмасы механизаторлары шикәр чөгендерен җыюны дәвам итә. Ул 726 гектардан җыеп алынган, уңыш гектарыннан 208,9 центнер тәшкил итә. «Әнәк» агрофирмасы аграрийлары 15 сентябрьдә Чөгендер алуны төгәлләргә ниятли. Район буенча бу кыйммәтле культура 4475 гектар мәйданны били.

Шул ук вакытта район хуҗалыкларында кырларны эшкәртү алып барыла. Бүгенге көндә 39500 гектар җир эшкәртелгән, бу планлаштырылганның 64 проценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев