Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Соңгы берничә елда районыбызда “Авыл көне”н бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Нәкъ шундый бәйрәм Колыш авылында булып узды

Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Тукай муниципаль районы башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы котлады. Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова сәламләде, күңелле яллар теләде, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик итте.

Боерган мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яран гөл" фольклор коллективы, башкалабыздан килгән артистлар чыгышлары бәйрәмнен матур бизәкләре булдылар. Җыелган халыкны аш-су осталары тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Бәйрәм бик күнелле булды, халык күтәренке кәеф һәм оештыручыларга рәхмәт хисе белән таралышты.

Источник: От Рафиды Фатыховны.

#МФЦАкчарлак
#БиюрганскоеСП
#ТавларовскийСК
#Авылбәйрәме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев