Район башлыгының Татарстан Республикасы көне белән котлавы
Хөрмәтле тукайлылар!
Татарстан Республикасы көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Республика көне – күп милләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихы, традицияләре, бүгенге көндәге уңышлары белән горурланган кешеләрне үзара берләштерә. Күп милләтле районыбыз халкының хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә лаеклы тормыш дәрәҗәсе булдыруга өмет уята.
Районыбыз, аның тарихы, бүгенге көндә яулаган уңышлары белән горурланабыз, аның матур киләчәгенә өметләнәбез. Хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбыз исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, аларның гаиләләре имин булсын!
Сезгә- тукайлылар сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм күркәм тормыш телим. Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев