Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Уңган ханым Флюра Ганиева

Бер булган барысын да булдыра, ди татар халкы. Чыннан да, Флюра Рахман кызы Ганиева барысын да булдыра. Матур-матур күлмәкләр тегүче дә, бәйләм бәйләүче дә ул. Язмыш җилләре ерак Үзбәкстаннан әби-бабайлары җиренә кайтарган аларны. Гаиләсе белән күчеп кайтуларына да 25 ел тулган. Урта мәктәптә хезмәт дәресләрен укыткан ханыма укучы кызлар бүген...

Бер булган барысын да булдыра, ди татар халкы. Чыннан да, Флюра Рахман кызы Ганиева барысын да булдыра. Матур-матур күлмәкләр тегүче дә, бәйләм бәйләүче дә ул.
Язмыш җилләре ерак Үзбәкстаннан әби-бабайлары җиренә кайтарган аларны. Гаиләсе белән күчеп кайтуларына да 25 ел тулган. Урта мәктәптә хезмәт дәресләрен укыткан ханыма укучы кызлар бүген дә рәхмәтле. Ул өйрәткән һөнәрләр тормышта бик кирәк булып чыкты, диләр алар.
-Гомрем буе матур итеп рәсем ясарга хыялландым,- дип искә ала Флюра ханым. Төрле буяулар кулланып рәсемнәр иҗат итәргә туры килмәде. Яшьлек хыялымны төсле җепләр ярдәмендә тормышка ашыра башладым.Мин табигатькә гашыйк. Барлык ел фасылларын да үз итәм, яратам.Җиләкле җәйләрдән, алтын көзләрдән, чәчәкле язлардан, буранлы кышлардан үземә көч алам. Кулыма эшне алып утыргач тынычланам, тормышның барлык эреле-ваклы мәшәкатьләре юкка чыккандай тоела. Бик күп картиналар иҗат итеп балаларына, дусларына бүләк иткән ул.
Үткән юбилеена балалары фотокамера бүләк иткәннәр аңа. Хәзер инде ул табигать матурлыгын фотоларда да чагылдыра. Һәрвакыт замана белән атлый торган бу ханым компьютер белән дә бик теләп дуслашкан. Искиткеч фотоларын интернетка урнаштырып күпләрне сөендерә.
Хатын-кыз өчен иң кирәкле булган шөгыле- тәмледән -тәмле ризыклар әзерләү.Ул пешергән чәк-чәкләр, гөбәдияләр, кош телләре табын күрке булып тора. Үзенең иҗат серләре белән бик теләп уртаклаша Флюра ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев