Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Тукай районында яшәүче осталар арасында үткәрелгән “Һөнәр – кулдагы алтын беләзек” бәйгесенең җиңүчеләре мәгълүм

"Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итүне күчергән өчен гафу үтенәбез. Бу- бик зур күләмдә тавыш җыйган кайбер катнашучыларның мәгьлүматларын техник ярдәм күрсәтү хезмәте тикшерүе белән бәйле. Нәтиҗәдә - интернет аша тавыш санын арттыру өчен кулланыла торган махсус программалар файдаланылмавы ачыкланды. Шулай да катнашучыларның күпчелеге аптырашта калды: кайбер...

"Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итүне күчергән өчен гафу үтенәбез. Бу- бик зур күләмдә тавыш җыйган кайбер катнашучыларның мәгьлүматларын техник ярдәм күрсәтү хезмәте тикшерүе белән бәйле. Нәтиҗәдә - интернет аша тавыш санын арттыру өчен кулланыла торган махсус программалар файдаланылмавы ачыкланды. Шулай да катнашучыларның күпчелеге аптырашта калды: кайбер осталар өчен бирелгән тавыш бер төн эчендә утыз меңнән артыкка җитте! Кайберәүләр фикеренчә, тавыш бирүчеләрнең бу кадәр активлашуы аркасында бәйге гадел ярыш булудан ерагайды. Чөнки сайтның осталар эшләре урнашкан битен бик тиз караган, дөресрәге караган түгел, ә бары тик компьютер клавишасына басып утырган очракта кешенең иҗаты белән танышу, эшләрне үзара чагыштыру, бәяләү, соклану мөмкин түгел. Кызганычка каршы, безнең редакция дә катнашучыларның намуслы булачагына гына таянып эш иткән булып чыга. Тик алга таба без, аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен , тавыш бирүнең башка юлларын кулланачакбыз. Баштан ук , беренчелекне җыелган тавыш буенча билгелиячәкбез дип игълан иткән идек, шуңа күрә җиңүчеләр исемлеге мондый:
Шыгай Нафиков (Сосновый Бор)
Флюра Ганиева (Новый)
Сәетнур Шәймарданов (Теләнче-Тамак)
Роза Сабирова (Күзкәй)
Лилия Минхаҗева (Иске Абдул)
Иске Дөреш мәктәбе укучылары
Рәмзия Шәехова (Иске Дәреш)
Бүген без редакциягә килергә мөмкинчелеге булган җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдык. Очрашу бик күңелле узды, чөнки алар - алтын куллы гына түгел, аралашучан, киң күңелле кешеләр дә икән.
Барлык осталарга катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез, җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, саулык, уңышлар телибез!
Киләчәктә без бу осталарның үзләре һәм иҗаты белән сайтта һәм газетада якынрак таныштырачакбыз. Бәйгедә катнашырга өлгермәгән шундый оста кешеләр янәшәгездә яши икән, аның турында безгә язып җибәрегез, сәләтле якташларыбыз турында язарга бик шатбыз.
Шулай ук сезгә ошаган осталар катнашында мастер-класслар (остаханә) үткәреп, фотолар белән таныштырырга ниятлибез. Әйтик, кабартылган шардан ничек итеп чәчәк ясарга була, көянтә ясау, чигү серләре һ.б. Сезне нәрсә кызыксындыруы турында безгә язып җибәрегез.
Электрон адресыбыз yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев