Редакция бәйгеләре
«Авылым оныклары” бәйгесендә катнашучылар рейтингы
Ватанны саклаучылар көне дә өстәлгәч, яллар озынайды. Авылларга, әби-бабалары янына кунаклар, кадерле оныклары кайтты. Димәк, "Авылым оныклары" бәйгесендә катнашучыларның җыелган тавышларын чагыштырыр вакыт җитте. Әлегә бу исемлектә нибары өч кеше. Анысы, бәлки , яхшырактыр да - кыйммәтле бүләкләрне бүлүе җиңел булачак.))
Катнашучыларның бүгенгә иң күп тавыш җыючысы икәү - Күзкәйдән...
Ватанны саклаучылар көне дә өстәлгәч, яллар озынайды. Авылларга, әби-бабалары янына кунаклар, кадерле оныклары кайтты. Димәк, "Авылым оныклары" бәйгесендә катнашучыларның җыелган тавышларын чагыштырыр вакыт җитте. Әлегә бу исемлектә нибары өч кеше. Анысы, бәлки , яхшырактыр да - кыйммәтле бүләкләрне бүлүе җиңел булачак.))
Катнашучыларның бүгенгә иң күп тавыш җыючысы икәү - Күзкәйдән Суфия апа Шәмсетдинова оныклары һәм Биклән авылыннан Марсель Сәетгәрәев. Аларның хатын һәм фотосын 92 шәр кеше ошаткан. Бәйгедәгеләргә күптән түгел кушылган Лилия Асылмәрдәнова ( Күзкәй) бүгенгә нибары ике тавыш җыйган. Тик , узган бәйгеләр тәҗрибәсенә таянып, шуны әйтергә була - иң арттагылар еш кына алдагыларны бик тиз узып киткәли. Барыгыз га да уңышлар телибез!
Ошаган кешегә тавыш бирү өчен сайтның баш битендә урнашкан "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев