Россия мәктәпләрендә укучыларга төшкән йөкләнешне киметү өчен чәршәмбе көнен кыскартылган уку көне итәргә тәкъдим ителде.
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәпләрдә чәршәмбе көнен кыскартылган уку көне итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости. Аның фикеренчә, бу балаларга төшкән йөкләнешне киметергә һәм атна ахырында яхшырак укырга ярдәм итәчәк.
Элегрәк Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко укытучыларга контроль эшләрне пәнҗешәмбе көннәренә куймаска киңәш иткән иде. Аның сүзләренчә, атна уртасыннан соң балаларның эшкә сәләте кими башлый. Иң актив чор дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр дәвам итә.
Гриб сүзләренчә, аеруча югары сыйныфларда укучыларга йөкләнеш зур. Башлангыч сыйныф балаларына да мәктәпкә ияләшү өчен вакыт кирәк.
Нет комментариев