Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабаклы гөбәдия

Камыр өчен: 1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он. Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз. Камыр өчен...

Камыр өчен: 1 йомырка, 200 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чамасы коры чүпрә, 1 стакан җылы сөт, он.
Эчлек өчен: 1әр стакан дөге, йөзем җимеше, 200 г кабак, 150 г атланмай, 200 г корт, 0,5 стакан шикәр комы, тоз.

Камыр өчен кирәкле ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз һәм он кушып, камыр басабыз. Аның 2/3 өлешен бүлеп алып, табаның төбен һәм кырыйларын капларлык зурлыкта җәябез. Табаны майлап, камырны шунда салабыз һәм кырыйлары төшмәслек итеп, таба кырыена кул белән баскалап куябыз.

Реклама

Гөбәдия болай әзерләнә: иң аска корт, бераз шикәр комы салабыз. Тозлы суда бүрттерелгән дөгенең яртысын салып, өстенә тоз һәм шикәр комы сибәбез, йөзем җимешенең яртысын, шакмаклап туралган кабакны өстибез. Аннары тагын дөге катламы җәябез, тоз, шикәр комы сибеп, җимешнең калганын салабыз. Йомшак атланмайдан юка телемнәр кисеп, җимеш өстенә тезеп чыгабыз һәм калган камырны җәеп, гөбәдиянең өстен каплап, бөреп куябыз. Гөбәдия кайнар духовкада 40-50 минут чамасы пешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X