Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кәҗә сөтеннән «Рикотто» сыры

Кирәкле ризыклар: яңа гына савылган 3 литр кәҗә сөте, зурлыгына карап, 1 яисә 1,5 лимон согы.

Әзерләү: 3 литр сөтне 93 градуска җиткәнче кайнарлатабыз. Ул 15 минут ял иткән (бераз гына суынган) арада лимонны сыгып, согын иләк аша үткәрәбез. Аннары сөткә лимон согын салабыз. 15 минут чамасы вакыт үткәч, эрегән массаны (эремчекне) марля җәелгән тишекле чүмечкә (дуршлагка) салабыз. Марля белән яхшылап төргәч, өстенә авырлык куябыз. Эремчекнең суы саркып беткәч формага салып суыткычка куябыз.
Сырны яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп һ.б.) салып ясарга да була. Моның өчен эремчеккә ваклап яшел үләнне салабыз. Бу очракта өстенә авырлык куймыйбыз. Теләгән кеше бик аз микъдарда (берничә бөртек) тоз сала ала. Ләкин бу сырга тоз салмау хәерле. 

Табигый ашларыгыз тәмле, шифалы булсын!

Фото Юлия Абдуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев