Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Иң яхшысы – агач савыт

Ипине ничек сакларга? Икмәк тәмен һәм хуш исен югалтмасын өчен кайбер нечкәлекләрне белергә кирәк. Икмәк - тиз бозыла торган ризык. Дөрес сакламаганда ул бик тиз күгәрә. Ә күгәрек - икмәкнең төп дошманы. Хәзер күпләребез ипине полиэтилен пакетларда саклый. Тик пакетта бер тапкыр ипи саклаганнан соң икенчесен куярга ярамый, ул тиз...

Кайбер хуҗабикәләр ипине суыткычта сакласаң яхшы дигән фикерне алга сөрә. Әмма бу алай түгел. 2 градус җылыда ипидә булган дым югала. Андый ризыкта күгәрек тизрәк барлыкка килә. Ә менә туңдыргычка куйсаң була. 18 градус салкында торган ипи 3 ай дәвамында саклана. Туңдыргычка күмәчне дә, кара ипине дә телемләп кисеп куярга була. Алганнан соң духовкада яки кыска дулкынлы мичтә җылытып алырга туры киләчәк. Тик онытмагыз: мондый ипи тиз искерә. Аны җылыту белән ашап бетерергә кирәк. Иң дөрес алым - икмәк ризыкларын бүлмә температурасында саклау.

Ипине яки күмәчне кибеттән сатып алганнан соң без, гадәттә, башыннан кисә башлыйбыз. Баксаң, аны башта уртасыннан кисәргә кирәк икән. Кирәк кадәр кискәннән соң, ике кисәкне бер-берсенә терәп куярга кушалар. Белгечләр аңлатуынча, бу - ипи һәм күмәчнең тиз генә искермәвенә ярдәм итә.

Кайнар ипине нәрсә эшләтергә? Аны беркайчан да һава суламый торган савытка куярга яки полиэтиленга төрергә ярамый. Пар белән конденсат барлыкка килеп, күгәрек хасил булачак.

Реклама

- Ипине махсус савытта сакларга мөмкин. Ризыктагы дым югалмасын өчен бер телем алма яки шикәр куегыз. Ә менә күгәрек булмасын өчен тоз куярга кирәк.

- Икмәк ризыкларын агачтан эшләнгән ипи савытында сакласаң яхшы. Мондый савытта икмәкне сөлгегә төреп, бер атна дәвамында искертмичә, күгәртмичә саклап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X